Биографиясе

1901 елның 25 апреле Казан губернасы Юкәче авылы – 1972 елның 20 марты, Казан.

В.Л.Боголюбов шәкерте.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1924 ел), Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.

1926 елдан Казан университетының борын, колак, тамак авырулары клиникасында эшли.

1933 елдан Өске сулыш юллары физиологиясе үзәк фәнни-тикшеренү институтында (Саратов шәһәре).

1937–1971 елларда Казан ГИДУВ­ында, 1950 елдан оториноларингология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1941–1950 елларда Казан хәрби госпиталендә.

Фәнни эшчәнлеге

1936 елда кеше бугазының үсеше турындагы хезмәтен тәмамлый, аның тарафыннан ЛОР авырулары клиникасы, аларның таралуы һәм профилактикасы өйрәнелә.

Хезмәтләре чукрак-телсезлек һәм сугышта алган имгәнүләр проблемаларына карый.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Профессор Виталий Викторович Громов // Казан. мед. журн. 1972. № 4;

Павлухин Я.Г. История медицины Татарстана в лицах. Казань, 1997.