- РУС
- ТАТ
дин галиме, философ, тарихчы
1867 елның 17 июле, Вышний Волочёк шәһәре — 1939 елның 4 гыйнвары, Ленинград шәһәре.
Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1890), «Вопросы философии и психологии» журналында сәркәтип булып эшли (1893 елга кадәр). 1896–1900 елларда Мәскәү психология җәмгыятендә сәркәтип.
1899 елда Мәскәү университетында приват-доцент.
1900–1903 елларда чит илләрдә командировкада.
1903 елдан Мәскәүдә Югары хатын-кызлар курсларында, бер үк вакытта 1904–1912 елларда Казан университетында укыта.
1912–1914 елларда чит илләрдә.
1914–1917 елларда Мәскәү университеты, Югары хатын-кызлар курслары приват-доценты.
1917 елның маеннан – Казан, 1918–1921 елларда – Самара, 1921–1927 елларда Белоруссия университетлары профессоры.
Ассоциатив психология тарихы, философия тарихы буенча хезмәтләр яза. И. беренчеләрдән булып «төсле сүз» мәсьәләләрен өйрәнә башлый. Д.С.Милльнең «Силлогистик һәм индуктив логика системасы» («Система логики силлогистической и индуктивной». М., 1900), У.Джемсның «Укытучылар белән әңгәмәдә психология» («Психология в беседах с учителями». М., 1901) хезмәтләрен һ.б. тәрҗемә итә.
Ассоциационизм психологический и гносеологический. Ист.-крит. исслед. К., 1909;
Введение в философию. К., 1909;
Методологическое введение в науку и философию. М., 1923.
Алексеев П.В. Философы России XIX–XX столетий. М., 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.