Авылга XVII йөзнең беренче яртысында нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, ярма яргыч, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 751 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Урта Балтай волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.

Хәзер Урта Балтай авыл җирлеге составына керә.

1930 елдан – “Кызыл Балтай” авыл хуҗалыгы артеле, 1950 елдан – Крупская исемендәге колхоз, 1993 елдан – “Балтай” авыл хуҗалыгы кооперативы, хәзерге вакытта “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, “Әдһәм” мәчете (1993 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Түбән Балтай авыллыгы (имәнкискә культурасы).

Күренекле кешеләре

М.Г.Рафиков (1927–2009 – язучы, журналист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1782 елда – 75 ир заты;
1859 елда – 397,
1897 елда – 669,
1908 елда – 915,
1920 елда – 715,
1926 елда – 544,
1938 елда – 485,
1949 елда – 362,
1958 елда – 279,
1970 елда – 293,
1979 елда – 195,
1989 елда – 124,
2002 елда – 124,
2010 елда – 106,
2015 елда – 80 кеше (татарлар).