Биографиясе

1876 елның 12 августы, Мәскәү — 1947 ел, АКШның Аризона штаты Тусон шәһәре.

Петербург технология институтын тәмамлый (1898).

Германия, Швейцария, Даниядә эшли.

1906–1910 елларда Петербург университетында, 1910–1921 елларда Казан, 1921–1922 елларда Белоруссия, 1922–1927 елларда Карлово (Прага шәһәре) университетлары профессоры.

Казан университетының ботаника кабинеты составыннан үсемлекләр физиологиясе лабораториясен аерып ала (1910) һәм аның белән 1921 елга кадәр җитәкчелек итә.

1927–1933 елларда АКШта, яңа оештырылган фәнни институтта (Тусон) биохимия лабораториясе мөдире.

1933–1944 елларда Вена университетында (Австрия).

Күп сәяхәт итә. 1947 елда АКШка кайта.

Хезмәтләре үсемлекләр физиологиясенә һәм биохимиягә карый. Лепёшкин үсемлек күзәнәкләре протоплазмасының коллоид төзелеш концепциясен нигезли һәм үсемлекләр физиологиясен өйрәнүдә яңа физик-химик юнәлеш тудыра.

Хезмәтләре

Исследования над осмотическими свойствами и тургором растительных клеток // Зап. Имп. АН. Сер. 8. 1907. Т. 22, № 2;

О живом и мёртвом. К., 1910;

Организм с точки зрения химии и физики. Прага, 1924.

Әдәбият

Гордягин А.Я. Отзыв о научных работах доктора ботаники В.В.Лепёшкина // Уч. зап. Казан. университета. 1911. Т. 78, кн. 2.