Гомуми мәгълүмат

Курган өлкәсенең төньяк өлешендә урнашкан. 1923 елда оештырыла. Мәйданы – 3535 кв.км. Үзәге – Шатрово авылы (Курган шәһәреннән 180 км читтә урнашкан).

Халкы – 16601 кеше (2015 ел). Татарлар 2010 елда – 973 кеше.

Тупланып, 1718 елда нигезләнгән Кызылбай авылында (2012 елда – 845 кеше) яшиләр.

Татар җәмгыяте тормышы

1800 елда анда мәчет ачыла (1915 елда янып китә; 2005 елда яңадан төзелә).

Кызылбай авылы мәктәбендә 1920–1968 елларда укыту татар телендә алып барыла, 1969 елдан ул предмет буларак өйрәнелә.

Авыл мәктәбе каршында «Ярсу» фольклор коллективы (1990 елдан), «Изге ай» вокаль коллективы (1993 елдан), «Болан» балалар фольклор төркеме (1995 елдан) эшли.