Эчтәлек

Хәзерге орфографиядә фонетик, морфологик, традицион, график, дифференциацияләү принциплары кулланыла.

Татар орфографиясе, тулаем алганда, фонетик принципка нигезләнә, ягъни сүзләрнең язылышы әйтелешләре белән туры килә: тор, әйт, китте һ.б.

Кушымчалар сингармонизм законы нигезендә алдагы иҗекнең фонетик үзенчәлекләренә яраша. Электән рус теленнән татар теленә кереп калган сүзләр дә фонетик принципка буйсына: чират, өстәл.

Орфографиядә морфологик принцип сүз тамырының морфологик бөтенлеген саклап язу мөһим булганда кулланыла: тозсыз, унбер (орфоэпик: тоссоз, умбер урынына). Орфографиянең традицион принцибына ярашлы рәвештә, хәрефләрне сайлап алу этимология һәм традиция нигезендә тормышка ашырыла. Мәсәлән, тәртип саннарыннан соң сызыкча куймыйча гына кушымча ялгау: 6 нчы, 50 нче. Бу традиция — гарәп язуына хас күренеш. График принцип буенча гарәп, фарсы һәм рус телләреннән алынган сүзләр чыганак телдәгечә языла: сәлам, бәла, комитет, аппарат.

Дифференциацияләү принцибына мәгънәләре ягыннан аерылган охшаш яңгырашлы сүзләрнең төрлечә язылышы нигезләнә: бал (ашамлык), балл (билге, бәя).

Алфавитларның (кара Гарәп язуы, Латин язуы, Кириллица) еш алмашынып торуы татар теленең бердәм нормага салынган орфография кагыйдәләрен эшләп чыгаруда билгеле бер кыенлыклар тудыра.

Татар теле орфографиясе үсешенә Г.Ибраһимов, Г.Нугайбәк, С.Хәлфин, Ш.Рамазанов, Х.Курбатов һ.б. зур өлеш кертә.

Орфография социаль мәгънәгә ия, чөнки ул бөтен җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен үз эченә ала һәм шул сәбәпле сөйләм культурасы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче тел белеме оешмаларының һәрдаим игътибар үзәгендә.

Әдәбият  

Татар грамматикасы. К., 1998. Т. 1;

Курбатов Х. Татар әдәби теленең алфавит һәм орфография тарихы. К., 1999;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Татар теленең орфографик сүзлеге. К., 2010.