Татарстан Республикасының хәзерге Кайбыч районы территориясендә, Колаңгы тимер юл станциясеннән – 12 км, Борындык пристаненнан 19 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Кайбыч районы Кобзево авыл советы, 1948 елдан –Симәки авыл советы, 1963 елның 1 февраленнән – Буа районы Олы Кайбыч авыл советы, 1963 елның 4 мартыннан Апас районы Олы Кайбыч авыл советы составында. Халык саны – 128 кеше (1930 ел, руслар), 120 кеше (1939 ел, руслар), 47 кеше (1949 ел, руслар), 56 кеше (1958 ел, руслар).

1970 еллар ахырында юкка чыга.