Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу тарала.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була. 1887 елда бер сыйныфлы укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла, 1898 елда ул изге Гурий борадәрлеге мәктәбе итеп үзгәртелә (1915 елда 17 ир бала һәм 13 кыз бала укый).

XX йөз башында 2 мәчет, 3 су тегермәне, ярма яргыч, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1844,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Зюзино волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе районында, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан районы үзәге, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Солтан авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Яңалиф» колхозы оештырыла. 1967 елда – «Октябрьнең 50 еллыгы» колхозы (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, сарык асрау белән шөгыльләнә) итеп үзгәртелә. 1992 елдан авылда – «Солтан» колхозы, 1994 елдан – шул ук исемдәге авыл хуҗалыгы кооперативы, 2010 елдан «Солтан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча «Солтан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда крестьян яшьләре мәктәбе ачыла, 1939 елда – урта, 2010 елда – тулы булмаган урта, 2019 елда башлангыч мәктәп (2015 елдан – Балыклы Чүкәй урта мәктәбе филиалы) итеп үзгәртелә. Сугыштан соңгы елларда урта мәктәптә тирә-яктагы 20 авылдан килеп укыйлар.

Мәдәният йорты (бинасы 2012 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (мәктәп бинасында), мәчет (1993 елдан) бар.

Күренекле кешеләре

Б.Д.Галиуллина (1907–1984) – драма актрисасы, ТАССРның атказанган артисты, Республика күчмә театрын (1979 елдан – Татар дәүләт драма һәм комедия театры, 1988 елдан – К.Тинчурин исемендә) нигезләүчеләрнең берсе;

Х.Б.Җәләлов (1940–2021) – драма актеры, ТРның халык артисты;

М.М.Миншин (1936–2009) –язучы, журналист, ТАССР, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Ш.Шәрәфиев (1938 елда туган) – драма актеры, ТАССР, РСФСРның халык артисты, Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «За заслуги перед Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры.

Халык саны

1782 елда – 153 ир-ат;
1859 елда – 988,
1897 елда – 1283,
1908 елда – 1513,
1920 елда – 1378,
1926 елда – 1160,
1949 елда – 859,
1958 елда – 718,
1970 елда – 570,
1989 елда – 420,
2002 елда – 344,
2010 елда – 272,
2020 елда – 210 кеше (татарлар).