Тарихы

Авылга 1681 елда Сембер өязе Кандратево авылы йомышлы морзаларына бирелгән җирләрдә нигез салына. Соңрак бирегә тагын 16 йомышлы татар килеп урнаша

XIX йөзнең беренче яртысында авыл халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл 1878 – 1879 еллардагы татар крәстияннәре кузгалышларының үзәге була.

XIX йөз уртасына кадәр беренче мәчет төзелә, 1871 елда яңа мәчет салына, мәктәп ачыла (1886 елда 25 ир бала, 1895 елда – 30 ир бала һәм 30 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 3 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 768 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Иске Алпар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда “Марс” колхозы оештырыла, 1965 – 2002 елларда “Алпар” совхозы составында була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда клуб, мәчет бар (1994 елдан).

Авыл янында монголларга кадәрге чор Болгар авыллыгы табыла.

Күренекле кешеләре

Ш.М.Маннапов (1938 – 2012) – шагыйрь, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 161 ир заты (Иске Мулла Иле авылы белән бергә);
1859 елда – 485,
1897 елда – 688,
1908 елда – 732,
1920 елда – 854,
1926 елда – 713,
1938 елда – 520,
1949 елда – 499,
1958 елда – 363,
1970 елда – 447,
1979 елда – 350,
1989 елда – 202,
2002 елда – 148,
2010 елда – 115,
2015 елда – 97 кеше (татарлар).