Эчтәлек

Бердәнбер номер 1922 елның 10 октябрендә Казанда чыккан дип фаразлана.

Нәшире – И.Никитин, мөхәррире – И.Лохов.

Үзен «партиясез-коммунистик» дип игълан итеп, газета «үзенең партиясезлеге битлеге астында меньшевизм, эсерлыгын яшергән» кешеләрне гаепли һәм «мещанлыкка һөҗүм итәргә» өнди.

Номер материалларының күп өлеше В.И.Ульянов-Ленин тормышына һәм эшчәнлегенә, бигрәк тә Казан чорына, багышлана.

Әдәбият

Татарская энциклопедия. Казань, 2006. Т.3;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.