Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы урамы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы урамы

"Казан арты" тарих-этнография музее

Авыл Казан ханлыгы чорыннан Күтәрнәс исеме белән билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук урман эше кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1899 елгы), су тегермәне, 2 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1090 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында.1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Арча шәһәр җирлеге составына керә.

1929 елда авылда “Кызыл Ил” колхозы оештырыла, 1952 елда – Ворошилов исемендәге авыл хуҗалыгы артеле, 1958 елда – Бөек Октябрь исемендәге авыл хуҗалыгы артеле, 1959 елда Киров исемендәге колхоз итеп үзгәртелә. 1995 елдан “Игенче” күмәк предприятиесе, 2003 елдан “Нур” авыл хуҗалыгы кооперативы, 2004 елдан “Игенче” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан “Игенче агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2017 елдан “Казанка” агрофирмасы”. Халкы күбесенчә “Казанка” агрофирмасы”нда эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

1939–2012 елларда авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, балалар бакчасы (1974 елдан), “Мәрьям” мәчете (2000 елдан) бар.

Авылдан 300 м көнчыгыштарак Күпербаш известьташ карьеры (ачы туфракларны известьләргә известьташ оны чыгару өчен яраклы карбонат токымнары; 2010 елда чыгарылган известьташ күләме 29,7 мең куб. м) урнашкан.

Фотограф Шакиров Р.Н. "Мәрьям" мәчете

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Йортның агачтан бизәкләп эшләнгән өлешләре

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Күренекле кешеләре

Р.А.Галиәхмәтов (1924–1991) – РСФСРның атказанган укытучысы, ТАССР Мәгариф министрлыгында халык мәгарифе музеен оештыручы һәм беренче директоры (1986–1991 елларда), ике Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры.

Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Тәрәзә йөзлекләре

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Халык саны

1782 елда – 66 ир заты;
1859 елда – 554,
1897 елда – 651,
1908 елда – 894,
1920 елда – 821,
1926 елда – 1149,
1938 елда – 1024,
1949 елда – 809,
1958 елда – 687,
1970 елда – 602,
1979 елда – 527,
1989 елда – 435,
2002 елда – 418,
2010 елда – 448,
2015 елда – 456 кеше (татарлар).

Бүгенге көн авыл йорты капкасы

Татарстанның Арча районы Күпербаш авылы. "Казан арты" тарих-этнография музее

Авыл йорты капкасы