Эчтәлек

1917 елның апрелендә Бөтенроссия мөселман гаскәриләре киңәшмәсе карары белән оештырыла.

Рәисе И.Алкин, әгъзалары: Җ.Алкин, И.Әхмәров, Х.Еникиев, Г.Токымбәтов, Г.Монасыйпов һ.б. (барлыгы 12 кеше).

Максаты – Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең беренче корылтаен оештыру һәм уздыру.

Вакытлы Хәрби Шура урыннарда кыска вакытлы агитаторлар курсларын оештыра һәм мөселман гаскәриләренең 56 комитетын оештыруда ярдәм итә.

Вакытлы Хәрби Шура 1917 елның июленә кадәр эшли.

Матбугат басмасы – «Безнең тавыш» газетасы.

Әдәбият

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Лондон, 1974.

Тагиров И.Р. Революционная борьба и национально-освободительное движение в Поволжье и на Урале. Казань, 1977.

Автор – И.Г.Гыйззәтуллин