Эчке Россия һәм Себер мөселманнары эшчәнлеге белән идарә итү максатыннан, II Бөтенроссия мөселман корылтае (1917 елның 21 июле – 2 августы, Казан) карары белән җыела.

1917 елның 20 ноябреннән 1918 елның 11 гыйнварына кадәр Уфа шәһәрендә эшли.

Милләт Мәҗлесе эшчәнлегендә, Эчке Россия һәм Себер мөселманнарының милли-мәдәни мохтарияте нигезләрен эшләү комиссиясе тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр буенча һәр ике җенескә караган 50 мең кешедән 1 депутат исәбеннән, 110 депутат катнаша. 20 яшькә җиткән төрки-татар мөселман кешесе (җенесенә карамастан) сайлый һәм сайлана ала.

Төзелеше

Милләт Мәҗлесе рәисе итеп С.Максуди, рәис урынбасары итеп Ибн. Әхтәмов, секретарь итеп Г.Фәхретдинов сайлана.

Югары башкарма орган – Милли Идарә.

  • Закон проектын әзерләү,
  • мандат,
  • мәгариф,
  • финанс,
  • дин эшләре,
  • территориаль автономияләр,
  • «милли өлкәләр» комиссияләре эшли.

Финанслау

Милләт Мәҗлесе эшчәнлеген матди яктан тәэмин итү өчен махсус фонд оештырыла, теләгән һәр кеше Милләт Мәҗлесенә матди ярдәм күрсәтә ала. С.Максудиның мөселманнарга мөрәҗәгатеннән соң, фондта байтак сумма туплана. Бу акчага Милләт Мәҗлесе җыеннары уза торган бина (Уфадагы С.Шәмгулов кибете) җиһазландырыла.

Фракцияләр

Мәҗлес барышында ике фракция эшли:

төркичеләр – Эчке Россия һәм Себер төркиләренең милли-мәдәни мохтарияте яклылар (С. һәм Ә. Максудилар, З.Кадыйри, Г.Терегулов һ.б. — барысы 50 ләп кеше);

туфракчылар (территориячеләр) – Идел-Урал Штаты формасындагы автономия яклылар (И.Алкин, С.Атнагулов, Һ.Атласов, Г.Баттал, С.Җантурин, С.Енгалычев һ.б. – барысы 37 кеше).

Тикшерелгән мәсьәләләр

Милләт Мәҗлесе утырышларында, милли-мәдәни мохтарият законнарын эшләү һәм Милли Идарә сайлау кебек төп мәсьәләләр белән беррәттән, советлар режимына мөнәсәбәт, диннең дәүләттән аерымлануы, Идел-Урал территориаль автономиясе оештыру, аның хөкүмәте урнашыр өчен урын сайлау кебек мәсьәләләр дә карала.

Милләт Мәҗлесе Совет хөкүмәтен рәсми танымый һәм Идел-Урал Штаты төзү турында карар кабул итә; шул максатка ирешү өчен Идел-Урал Штатын гамәлгә кертү һәйәте сайлана.

Диннең дәүләттән аерымлануы мәсьәләсендә, озак барган дискуссиядән соң, күпчелек каршы тавыш бирә.

Депутатлар юстиция, мәгариф, финанс эшләрен, хәрби эшне оештыру мәсьәләләре; төрки-татарлар яши торган җирләрне территорияләргә бүлү буенча комиссияләрдә эшләнгән төп нигезләмәләрне кабул итәләр. Татар, мишәр, типтәр, нугай, башкорт һ.б. төркемнәрнең милли бергәлеген ассызыклау максатыннан, депутатлар әлеге төркемнәрнең һәркайсы өчен ярашлы төрки-татар атамасын куллана.

Шул көннәрдә Уфада булган 10 мең хәрби мөселман Милләт Мәҗлесенә тугрылык анты бирә. 1918 елның февралендә Идел-Урал Штаты төзү инициативасын Бөтенроссия мөселман гаскәриләренең Казанда барган икенче корылтае лидерлары үз кулларына алалар.

Совет хакимияте белән мөнәсәбәтләр

Совет хакимияте һәм милли хәрәкәт җитәкчеләре арасындагы мөнәсәбәт кискенләшә. 28 февральгә каршы төндә корылтайның кайбер җитәкчеләре кулга алына (кара: Болак арты республикасы). 1918 елның 25 апрелендә И.Сталин һәм М.Вахитовның уртак карары нигезендә, Мәскәү Милли Шурасы белән бәйле барлык оешмаларның эшчәнлеге туктатыла, аларның мөлкәте, акчасы, документлары һәм урнашкан биналары Үзәк татар-башкорт комиссариатына тапшырыла.

Шул ук көнне Г.Баембәтов әлеге карар турында Уфага җибәрелгән телеграмманы идарә рәисе С.Максудига тапшыра. Милли Идарә җыелышында таләпләргә буйсынырга карар чыгарыла. Милләт Мәҗлесе  депутатларының бер өлеше большевикларга каршы көрәшүчеләр кулында булган территорияләргә китә.

Милләт Мәҗлесе  делегатлары

Милләт Мәҗлесе  делегатларының сайланган төбәге, кайсы фракциягә керүе һәм кайсы комиссиядә эшләве күрсәтелгән исемлеге:

С.Абдуллин (Пермь шәһәре; туфракчы; дин эшләре, законнар чыгару, регламент, мандат, милли өлкәләр комиссияләре);
Г.Абызов (Ростов-Дон шәһәре; туфракчы; законнар чыгару, территориаль автономияләр, милли өлкәләр комиссияләре);
С.Агафурова (Пермь шәһәре);
А.Акчурин (Акмулла шәһәре; туфракчы; Милләт Мәҗлесе секретаре урынбасары; мәгариф, милли өлкәләр комиссияләре);
Х.Акчурин (милли өлкәләр комиссиясе);
И.Алкин (Казан шәһәре; туфракчы; Милләт Мәҗлесе рәисе урынбасары; законнар чыгару, регламент, территориаль автономияләр комиссияләре);
Ш.Алкин (Уфа шәһәре; төркиче; финанс комиссиясе рәисе; Малия нәзарәте рәисе);
Г.Әлмөхәммәдов (Уфа шәһәре; мандат комиссиясе);
Г.Алпаров (Уфа шәһәре; төркиче);
Г.Әмиров (Румын фронты; туфракчы; финанс, территориаль автономияләр комиссияләре);
Г.Арсланов (Казан шәһәре);
Һ.Атласов (Самара шәһәре; төркиче; законнар чыгару, территориаль автономияләр комиссияләре);
С.Атнагулов (Уфа шәһәре; туфракчы; территориаль автономияләр комиссиясе);
Ш.Әхмәдиев (Казан шәһәре; туфракчы; мәгариф, мандат, финанс, законнар чыгару, территориаль автономияләр комиссияләре);
Ф.Әхмәдуллин (Уфа шәһәре; туфракчы; финанс, законнар чыгару комиссияләре);
Г.Әхмәдов (Әстерхан шәһәре; төркиче, финанс комиссиясе);
Ш.Әхмәдов (милли өлкәләр комиссиясе);
М.Әхмәров (Уфа шәһәре);
Ибн. Әхтәмов (Уфа шәһәре; төркиче; Милләт Мәҗлесе рәисе урынбасары, законнар чыгару комиссиясе);
Г.Әюпов (1 нче армия; катнашмый);
З.Аюханов (Самара, Мәләкәс шәһәрләре; туфракчы; дин эшләре, мәгариф комиссияләре);
Г.Баһаветдинов (Казан шәһәре; туфракчы; дин эшләре, мандат комиссияләре);
Х.Баһаветдинов (Самара, Богырыслан шәһәрләре);
М.Багдани (Казан шәһәре; килми);
Х.Байбиков (Касыйм шәһәре);
Х.Бакыев (Сембер шәһәре; төркиче; мәгариф комиссиясе);
Г.Балтанов (Алабуга шәһәре);
Г.Баниев (милли өлкәләр комиссиясе);
Д.Баталиев (төркиче; мәгариф комиссиясе);
Г.Баттал (Казан шәһәре; төркиче; регламент, мандат, территориаль автономияләр комиссияләре);
И. Бикколов (Сембер шәһәре; төркиче; мәгариф, финанс, мандат комиссияләре);
Г.Буби (Вятка шәһәре; туфракчы);
Х.Борнашев (Румын фронты; туфракчы; регламент комиссиясе);
Ә.Вәлиди (Уфа шәһәре);
М.Вахитов (Казан шәһәре; килми);
С.Вахидов (Казан шәһәре; туфракчы; милли автономияләр комиссиясе);
Б.Габбасов (Оренбург шәһәре);
Г.Габделбаниев (Оренбург шәһәре);
И.Габделбариев (Оренбург шәһәре; төркиче; дин эшләре комиссиясе); Г.Габдрахманов;
Габдрәшитов (Верхнеуральск шәһәре);
С.Габидов (милли өлкәләр комиссиясе);
И.Габитов (Казан шәһәре; төркиче; регламент комиссиясе);
М.Габидуллин (Бөгелмә шәһәре; милли өлкәләр комиссиясе);
Г.Гайсин (Оренбург шәһәре; килми);
Ш.Гайфи (Әстерхан шәһәре; төркиче; мәгариф, территориаль автономияләр, милли өлкәләр комиссияләре);
Д.Галиев (10 нчы армия);
В.Галләмов (Оренбург шәһәре; туфракчы; регламент, мандат комиссияләре);
Г.Даукаев (Уфа шәһәре; мандат комиссиясе);
Г.Дивиев (Харьков шәһәре, төркиче; регламент, законнар чыгару, милли өлкәләр комиссияләре);
Г.Дивишев (Төньяк Россия);
С.Җантурин (Уфа шәһәре; төркиче; финанс, милли өлкәләр, территориаль автономияләр комиссияләре);
Д.Еналиев (Пенза шәһәре; төркиче; милли өлкәләр, мәгариф комиссияләре);
С.Енгалычев (Саратов шәһәре; туфракчы; законнар чыгару, территориаль автономияләр комиссияләре);
Х.Ермиев (2 нче армия; төркиче; финанс комиссиясе);
Х.Зәйнуллин (3 нче армия; төркиче; территориаль автономияләр комиссиясе);
А.Зиннәтуллин (Самара шәһәре);
Х.Зөфәров (5 нче армия);
Г.Ибраһимов (Уфа шәһәре; туфракчы; финанс, законнар чыгару комиссияләре);
И.Исламголов (Уфа шәһәре);
М.Исмаков (Уфа шәһәре);
Г.Исхаков (Мәскәү шәһәре; төркиче; законнар чыгару, милли өлкәләр комиссияләре);
С.Исхаков (Уфа шәһәре);
З.Кадыйри (Уфа шәһәре; төркиче; мәгариф, территориаль автономияләр комиссияләре);
З.Камали (Уфа шәһәре; туфракчы; мәгариф, дин эшләре комиссияләре);
Ф.Камалова (Оренбург шәһәре; килми);
К.Кәримов; Г.Касыймов (Уфа шәһәре; туфракчы; финанс, мандат комиссияләре);
Г.Китабов (Оренбург шәһәре; туфракчы);
М.Корбангалиев (Казан шәһәре; килми);
Н.Корбангалиев (Оренбург, Троицк шәһәрләре; төркиче; регламент, законнар чыгару, территориаль автономияләр комиссияләре);
И.Кадерлиев (12 нче армия);
С.Максуди (Казан шәһәре);
Ә.Максуди (Казан шәһәре; төркиче);
З.Маликов (12 нче армия);
М.Мозаффаров;
Х.Мозаффаров (Казан шәһәре; төркиче; дин эшләре комиссиясе);
Й.Мозаффаров (Румын фронты; килми);
Г.Мортазин (Оренбург шәһәре; туфракчы; дин эшләре, мандат комиссияләре);
Ф.Мөхәммәдъяров (туфракчы; Милләт Мәҗлесе  рәисе урынбасары);
А.Мөхәммәддинов (Уфа шәһәре);
М.Мөхәммәдов (Уфа шәһәре; килми);
Ә.Мостафин (Казан шәһәре);
М.Нугаев (Уфа шәһәре; килми);
Ниязголов (Верхнеуральск шәһәре; килми);
Г.Рәхимкулов (мандат, милли өлкәләр комиссияләре);
Г.Рахманкулов (Кавказ фронты; туфракчы; регламент комиссиясе);
Г.Рахманкулов (Пермь шәһәре, төркиче; дин эшләре комиссиясе);
Рафиков;
К.Сәгыйдов (Петроград шәһәре; милли өлкәләр комиссиясе);
А.Сәйфи (Уфа шәһәре; туфракчы; мәгариф комиссиясе);
Ф.Сәйфи-Казанлы (Уфа шәһәре; туфракчы; финанс, законнар чыгару, мандат, территориаль автономияләр комиссияләре);
К.Салихов (Казан шәһәре);
Х.Сафиуллин (Казан шәһәре; туфракчы; регламент, мандат комиссияләре);
Г.Сөләймани (Түбән Новгород шәһәре; төркиче; законнар чыгару, милли өлкәләр комиссияләре);
М.Сөендеков (Верхнеуральск шәһәре);
Х.Таначева (Казан шәһәре; килми);
Х.Таһиров (Тамбов шәһәре; милли өлкәләр комиссиясе);
Г.Терегулов (Уфа шәһәре; төркиче; регламент, мәгариф комиссияләре);
М.Усманов (Уфа шәһәре; туфракчы; дин эшләре комиссиясе);
С.Урманов (Уфа шәһәре; төркиче; дин эшләре, территориаль автономияләр комиссияләре);
Г.Фәйзрахманов;
Г.Фәхретдинов (Румын фронты; төркиче; регламент комиссиясе);
Р.Фәхретдин (Уфа шәһәре; килми);
Г.Хәйдәров (милли өлкәләр комиссиясе);
Ш.Хәмиди (Уфа шәһәре; катнашмый);
М.Халиков (Уфа шәһәре; туфракчы; мәгариф комиссиясе);
З.Хөдҗаши (Казан шәһәре; катнашмый);
Җ.Хурамшин (Уфа шәһәре; төркиче; финанс, мандат комиссияләре);
М.Хәнәфи (Уфа шәһәре; туфракчы; дин эшләре комиссиясе);
Х.Шаһидуллин (Самара, Богырыслан шәһәрләре);
Г.Шәһиди (төркиче; дин эшләре комиссиясе);
Ә.Ширванов (Уральск шәһәре);
Г.Якубов (Уфа шәһәре);
Х.Яһудин.

Әдәбият

Тагиров И.Р. Очерки истории Татарстана и татарского народа (XX век). Казань, 1999.

Исхаков С.М. Российские мусульмане и революция (весна 1917 г. – лето 1918 г.). М., 2004.

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Казань, 2005.

Автор – И.Р.Таһиров