Эчтәлек

1918 елның гыйнварында Милләт Мәҗлесе депутатлары тарафыннан сайлана, Уфа шәһәрендә эшли.

Рәисе С.Н.Максуди, рәис урынбасары И.Ә.Әхтәмов. Министрлыкларны:

  • Малия (финанс, рәисе Ш.С.Алкин, әгъзалары – З.Агафуров, Г.Буби, С.С.Җантурин, Г.Кәрими, Г.Курмай, Л.Яушев),
  • Мәгариф (рәисе Н.Корбангалиев, әгъзалары – И.Бикколов, Г.Еникиев, З.Кадыйри, Г.Терегулов, И.Үтәмешев, К.Хәсәнов),
  • Диния (рәисе мөфти Г.Баруди, әгъзалары – М.Буби, Г.Курмаши, К.Тәрҗеманов, С.Урманов, Р.Фәхретдин) нәзарәтләрен берләштерә.

1918 елның 21 апрелендә РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты һәм Татар-башкорт комиссариаты карары белән, Диния нәзарәтеннән тыш, Милли Идарә таратыла, акчалары тартып алына.

Себердә совет хакимияте урнаштырылганчы Милли Идарә әгъзалары үз эшчәнлекләрен Петропавловск шәһәрендә (Көнбатыш Себер) дәвам итәләр.

С.Н.Максуди киткәннән соң рәис вазифаларын – И.Ә.Әхтәмов, урынбасарныкын – С.Урманов, сәркәтип вазифаларын И.Бикколов башкара.

Әдәбият

Исхаков С.М. Российские мусульмане и революция (весна 1917 г. – лето 1918 г.). М., 2004.

Давлетшин Т. Советский Татарстан. Казань, 2005.

Автор – Д.М.Госманова