1870 елның 10 (22) апреле, Сембер шәһәре – 1924 елның 21 гыйнвары, Мәскәү губернасы, Горки бистәсе.

Халык училищеләре инспекторы, нәселдән килгән дворян И.Н.Ульянов һәм М.А.Ульянова (кыз фамилиясе Бланк) улы. Хатыны – Н.К.Крупская.

Яшьлек еллары

Сембер гимназиясен тәмамлаганнан соң (1887), В.И.Ленин Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Мотовилов-Богораз-Скворцов революцион түгәрәгенә йөри, студентларның Самара-Сембер якташлыгы әгъзасы.

Яңа университет Уставының (1884) чиктән тыш тыюлы кагыйдәләренә каршы юнәлтелгән студентлар җыенын (1887) әзерләүдә һәм аны 4 декабрьдә университетның актлар залында уздыруда катнаша. Залдан чыкканда кафедра каршындагы өстәлгә үзенең студент билетын ыргыта. Университеттан куыла һәм полиция күзәтчелегендә яшәү өчен әнисе утарына – Казан губернасы Лаеш өязенең Кокушкино авылына (хәзер «Ленино-Кокушкино» музей-саклаулыгы) сөрелә.

1888 елның сентябрендә, университетка керү хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә, В.И.Ленинга Казанга кайтырга рөхсәт бирелә. Бу чорда Ульяновлар гаиләсе Орловларның Беренче Таудагы йортында (хәзер Ленин В.И. музей-йорты) яши башлый. В.И.Ленин үзлегеннән белем ала: К.Маркс, Ф.Энгельс, Г.В.Плеханов әсәрләрен өйрәнә. Федосеев түгәрәкләре эшендә катнаша дигән мәгълүматлар бар.

1889 елның мае башында В.И.Ленин гаиләсе белән бергә Самара губернасына күчеп китә. Бу аны яңадан кулга алынудан коткара, чөнки 1889 елның июлендә түгәрәкнең эше ачыла, Н.Е.Федосеев үзе кулга алына.

1891 елда В.И.Ленин Петербург университетында экстерн рәвештә юридик факультет курсы буенча имтихан тапшыра. 1892–1893 елларда Самара шәһәрендә антлы ышанычлы (присяжный поверенный) ярдәмчесе.

1893 елның августында С.-Петербургка күчеп килә, Технология институты каршындагы марксистик студентлар түгәрәге составына керә. 1895 елда Санкт-Петербургтагы «Эшчеләрне азат итү өчен көрәш берлеге»н оештыруда катнаша, шул ук елның декабрендә кулга алына. 1897 елда 3 елга Енисей губернасының Шушенское авылына сөрелә.

Эмиграция

1900 елда В.И.Ленин чит илгә китә. Г.В.Плеханов һ.б. марксистлар белән бергә «Искра» газетасы чыгара. РСДРПның 2 нче съездында (1903 елның июле – августы, Брюссель, Лондон) большевиклар фракциясен җитәкли.

Эмиграциядә партияне саклап калу һәм ныгыту өчен көрәшне дәвам итә.

1905–1907 еллардагы Революция вакытында, большевикларның революцион эшчәнлеге белән турыдан-туры җитәкчелек итү өчен, Санкт-Петербургка кайта (1905 елның ноябре – 1907 елның декабре).

1912 елның гыйнварында Прагада РСДРПның планлаштырылган 6 нчы Бөтенроссия конференциясе урынына большевикларның фракция конференциясен чакыра, Үзәк комитет әгъзасы булып сайлана.

В.И.Ленин башлангычында большевикларның беренче легаль «Правда» газетасы чыгарыла башлый.

1913 елда Үзәк комитетның җәйге киңәшмәсендә В.И.Ленин тарафыннан төзелгән резолюциядә социал-демократлар партиясе милләтләрнең үзбилгеләнү, ягъни аерылып чыгу һәм мөстәкыйль дәүләт төзү хокукын таный. Шул ук вакытта үзбилгеләнү хокукы мәсьәләсен «теге яки бу милләтнең аерылып чыгуы кирәкме, юкмы дигән сорау белән бутарга ярамый», дип ассызыклана.

«Апрель тезислары» һәм Октябрь революциясе

1917 елның 3 апрелендә В.И.Ленин Петроградка кайта, шул ук көнне Кшесинская сараенда большевиклар җыелышында «Апрель тезислары» белән чыгыш ясый. Аларда буржуаз-демократик революциядән социалистик революциягә күчү курсы игълан ителә. Кыска вакыт эчендә В.И.Ленин үз позициясенең партия оешмаларының күпчелеге тарафыннан танылуына һәм хуплануына ирешә. «Апрель тезислары» партия сәясәтенең Октябрь революциясенә кадәрге чордагы төп юнәлешләрен билгели.

В.И.Ленин Петроградта Октябрь кораллы баш күтәрелешен җитәкли. Советларның II Бөтенроссия съездында Халык комиссарлары советы рәисе булып сайлана. Бер үк вакытта (1918 елдан) Эшчеләр һәм крәстияннәр оборонасы Советы (1919 елдан Хезмәт һәм Оборона Советы) рәисе; Бөтенроссия үзәк башкарма комитеты һәм СССР Үзәк башкарма комитеты әгъзасы.

В.И.Ленин – Бөтенроссия гадәттән тыш комиссиясен (ВЧК) төзү, Учредительләр җыенын тарату, оппозицион партияләрне һәм аларның матбугат органнарын бетерүдә; оппозицион карашлы интеллигенция һәм руханиларны кертеп, халыкның «пролетар булмаган» социаль катлауларына карата сәяси репрессияләрне, шул исәптән «хәрби коммунизм» сәясәтен гамәлгә кертүдә, Брест солыхы төзүдә (1918 елның марты) башлап йөрүчеләрнең берсе.

Революциядән соң

Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң, кискен икътисади һәм социаль кризис шартларында, В.И.Ленин «хәрби коммунизм» сәясәтенең хата икәнлеген танырга мәҗбүр була һәм совет хакимияте шартларында икътисадның хосусый секторына юл куйган яңа икътисади сәясәткә күчү зарурлыгы турындагы нәтиҗәгә килә.

В.И.Ленин җитәкчелегендә Россияне электрлаштыру буенча Дәүләт программасы (ГОЭЛРО) эшләнә.

Милли мәсьәләгә мөнәсәбәте

Октябрь революциясеннән соң В.И.Ленин милли мәсьәләгә зур игътибар бирә.

В.И.Ленин башлангычында 1917 елның 20 ноябрендә Россия Халык комиссарлары советы утырышында «Барлык Россия һәм Шәрекъ мөселман хезмәт ияләренә» мөрәҗәгать кабул ителә. 1918 елның 17 гыйнварында Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршында М.Вахитов җитәкчелегендә Эчке Россия мөселманнары эшләре комиссариаты оештырыла.

В.И.Ленин күп тапкырлар татарларның үзбилгеләнү мәсьәләләре җентекләп каралган киңәшмәләр, төрле делегацияләр белән әңгәмәләр уздыра, Россия коммунистлар партиясе (РКП(б)) Үзәк комитеты Политбюросы (11 тапкыр) һәм Халык комиссарлары советы (9 тапкыр) утырышларында рәислек итә. Татарстан АССР төзелгәндә хәлиткеч роль уйный, 1920 елда «Автономияле Татарстан Социалистик Совет Республикасы турында»гы Декретка имза куя.

1922 елның декабреннән, агуланган пулядан яралану (1918) нәтиҗәсендә башланган авыруы аркасында, актив сәяси эшчәнлектән читләшә. Бу вакытта, тигез хокуклы республикаларның федератив берлеге планын дәлилләп һәм милли мәсьәлә буенча И.В.Сталинның гамәли сәясәтендә күренә башлаган яңа тенденцияләрне анализлап, ул: «Мөгаен, яманаты чыккан автономияләштерү турындагы мәсьәләгә җитәрлек дәрәҗәдә энергиямне салып һәм җитәрлек дәрәҗәдә кискен рәвештә чыгыш ясамавым белән мин Россия эшчеләре алдында бик тә гаеплемен... Күрәсең, әлеге «автономияләштерү» нияте тамырдан ук дөрес түгел һәм үз вакытында хәл ителмәгән... Без аклана торган «берлектән чыгу иреге» Россия әҗнәбиләрен залимнан, ягъни типик рус бюрократыннан, яклауга сәләтсез буш кәгазь булып калачак», – дип яза (Әсәрләрнең тулы җыелмасы, т. 45, 356–357 б.).

В.И.Ленинның үлеменнән соң И.В.Сталин интерпретациясендә В.И.Ленин тәгълиматы – ленинизм канунлаштырыла.

Истәлеге

Республикада ТАССР Үзәк башкарма комитетының 1924 ел 26 гыйнвар карары белән В.И.Ленинның истәлеген мәңгеләштерү буенча Үзәк комиссия төзелә, юлбашчыга иң яхшы һәйкәл булдыруга конкурс игълан ителә. Дәүләт банкы бүлекчәсендә һәйкәл төзелешенә акча җыю өчен махсус счет ачыла.

В.И.Ленин тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле төп 15 урын тәгаенләнә. Казанда В.И.Ленин музей-йорты (1937), Кокушкино авылында В.И.Ленин музей-йорты (1939), Казан университетында Бүлмә-музей ачыла һ.б.

В.И.Ленин исеме белән заводлар һәм фабрикалар, совхозлар һәм колхозлар, урамнар һәм районнар атала.

Республикада В.И.Ленин исемен Лениногорск шәһәре йөртә.

Төп хезмәтләре

Халык дуслары» кемнәр һәм алар социаль-демократларга каршы ничек көрәшәләр? (Что такое «друзья народа» и как они воюют против социал-демократов? 1894).

Россиядә капитализм үсеше (Развитие капитализма в России, 1899).

Нәрсә эшләргә? (Что делать? 1902).

Материализм һәм эмпириокритицизм (Материализм и эмпириокритицизм, 1909).

Капитализмның иң югары стадиясе буларак империализм (Империализм как высшая стадия капитализма, 1916).

Дәүләт һәм революция (Государство и революция, 1917).

Коммунизмда балаларча «суллык» авыруы (Детская болезнь «левизны» в коммунизме, 1920).

Шулай ук кара: Ульяновлар, Ленин В.И. һәйкәле, Ульянов Владимир-студент һәйкәле.

Чыганаклар

В.И.Ленин и Татария: сборник документов, материалов и воспоминаний. Казань, 1964.

Семья Ульяновых в Татарии: документы, материалы и воспоминания. Казань,1985.

Хезмәтләре

Әсәрләр / Дүртенче басмадан тәрҗемә: в 45 томах. Казань, 1955–1972.

Полное собрание сочинений: в 55 томах. Москва, 1958–1965.

Әдәбият

Ходоровский И. В.И.Ленин, великий вождь пролетарской революции. Казань, 1920.

Саид-Галиев С. Татреспублика и Ленин // Пролетарская революция. 1925. № 9(44).

Ленин и библиотека. Казань, 1928.

Сайдашева М.А. В.И.Ленин и некоторые вопросы социалистического строительства в Татарии. Казань, 1963.

Сайдашева М.А. День за днем (Биографическая хроника В.И.Ленина). Казань, 1987.

Авторлар: Л.М.Айнетдинова, Г.С.Сабирҗанов