Биографиясе

1885 елның 10 августы, Казан – 1918 елның 19 августы, шунда ук.

М.М.Вахитов 1905–1907 еллардагы революция вакыйгаларында катнаша.

Казан реаль училищесен тәмамлый (1907), Петербург политехника (1907–1910), психоневрология (1911–1916) институтларында укый.

1903 елдан татар укучы яшьләренең «Шимбә» түгәрәгендә, 1905–1906 елларда Казандагы марксистик түгәрәкләрдә катнаша.

Татар профессиональ театрын оештыруны яклый.

1912–1914 елларда «Мусульманская газета»да (С.-Петербург) фәнни алгарыш, ислам яңарышы мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре басыла.

1917 елның язында җирне крәстияннәргә, хакимиятне Советларга тапшыру мәсьәләләрендә большевиклар позициясенә баса, Беренче бөтендөнья сугышын туктату яклы була.

М.М.Вахитов – мөселман социалистлар комитетларын оештыручыларның һәм җитәкчеләренең берсе, «Кызыл байрак» газетасы мөхәррире.

1917 елның маеннан Казан губерна земство идарәсе әгъзасы, «Игенче» газетасы мөхәррирләренең берсе.

М.М.Вахитов Казанда Октябрь кораллы күтәрелешендә катнаша. Казан шәһәр думасы гласные булып сайлана, Учредительләр җыенына Казан губернасыннан күрсәтелгән вәкил.

Казанда Вакытлы революцион штаб әгъзасы булып тора. Штаб большевикларның бердәм социалистик хөкүмәт төзүенә каршы була, шуңа протест йөзеннән 1917 елның 28 октябрендә М.М.Вахитов аның составыннан чыга.

М.М.Вахитов  бәяләргә дәүләт контроле кертелүне якламый.

1918 елда Үзәк мөселман комиссариаты комиссары, РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе рәисе.

1918 елның 22 мартында И.В.Сталин белән бергә «Татар-Башкорт Совет Республикасы турында нигезләмә»гә кул куя.

«Чулпан», «Кызыл Армия», «Красное знамя» газеталары белән хезмәттәшлек итә, төрек телендә чыгарылган «Ени дунья» газетасының мөхәррире була.

Кызыл Армиянең мөселман гаскәри берәмлекләрен оештыруга җитәкчелек итә. 1918 елның июленнән Идел буенда гадәттән тыш азык-төлек комиссары. 1918 елның августында 2 нче татар-башкорт батальонын җитәкли, Казанны саклауда катнаша. Казанны чех-словак корпусы һәм КОМУЧның Халык Армиясе гаскәре алганнан соң, шәһәрдә яшерен эш алып бару өчен калдырыла.

Хыянәтче тарафыннан фаш ителә, акгвардиячеләр кулына эләгә һәм атып үтерелә.

Истәлеге

М.М.Вахитовка Казанда һәйкәл куела. Шәһәрнең бер районы һәм урамы, Казан химия комбинаты, Татарстан Республикасының торак пунктлары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре аның исемен йөртә.

Хезмәтләре

Избранное. Казань, 1967.

Әдәбият

Ибраһимов Г. Бөек Октябрь революциясе һәм пролетариат диктатурасы. Казань, 1922.

Нафигов Р.И. М.Вахитов. Казань, 1975.

Жизнь и деятельность революционера-ленинца: сборник статей и документов. Казань, 1985.

Хабутдинов А.Ю. Легенды татарской истории: Мулланур Вахитов // Идель. 1997. № 10.

Автор – А.Ю.Хәбетдинов