Биографиясе

1937 елның 14 июле, Удмурт АССРның Ижевск шәһәре – 2003 елның 23 октябре, Казан шәһәре.

1960 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

1960–1964 елларда  – Яңа Уфа нефть эшкәртү заводында, 1964–1971 елларда – синтетик каучук заводында (Казан), 1976–1997 елларда Бөтенсоюз чыгымнар үлчәү фәнни-тикшеренү институтында эшли.

1971–1975 елларда һәм 1997 елдан Казан технология университетында җылылык техникасының теоретик нигезләре кафедрасында, кафедра профессоры (2000 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре җылылык һәм масса алмашуга, энергия саклауга, электр җиһазларын модернизацияләүгә карый. Б.В.Савиных электр кырларының югары ешлыклы электромагнитик кырларда җылылык алмашуга һәм диэлектрик сыеклыкларны күчерүгә тәэсир итү күренешен ача; май тутырылган трансформаторларда җылылык тапшыруны интенсивлаштыру ысулын эшли, һәм бу аларның номиналь электр егәрлеген 2 тапкыр арттыру мөмкинлеген бирә.

Хезмәтләре

Котельные установки промышленных предприятий. Тепловой расчёт котельных агрегатов. Казань, 2001 (автордаш).

Свойства переноса диэлектрических жидкостей и тепло-массообмен в электрических полях. Казань, 2002 (автордаш).