- РУС
- ТАТ
конструктор, авиация һәм ракета двигательләре төзү гыйлеме белгече, техник фәннәре докторы (1968 ел), профессор (1972 ел). ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1956, 1966 еллар)
1915 елның 21 июле, Полтава губернасы, Ромодан станицасы – 1996 елның 8 гыйнвары, Мәскәү.
П.Ф. Зубец – двигательләр төзүнең фәнни-техник мәктәбенә нигез салучы.
1939 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, инженер-конструктор, конструкторлар төркеме башлыгы.
1941–1943 елларда Мәскәү һәм Куйбышев шәһәрләрендәге авиация заводларында әйдәп баручы конструктор. 300 нче заводның тәҗрибә КБнда (Мәскәү) баш конструктор урынбасары.
1953 елдан Казанда: 16 нчы моторлар төзү заводының тәҗрибә КБ башлыгы (бер үк вакытта 300 нче завод тәҗрибә КБнда генераль конструктор); 1957–1978 елларда Дәүләт ОКБ-16 да (Моторлар төзү проектлар бюросы); 1978–1983 елларда җаваплы җитәкче – Казан моторлар төзү заводының (хәзер «Союз» тәҗрибә КБсы) баш конструкторы.
1983–1996 еллада авиация системалары фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү).
1959–1963 елларда ТАССР Югары Совет депутаты.
Хезмәтләре очкыч аппаратлар двигательләрен төзүгә карый.
Ил-2 штурмовиклары өчен АМ-38, АМ-42 пешкәкле двигательләре төзүдә катнаша; еракка оча торган Ту-16, М-4, МС бомбардировщиклары һәм Ту-104 пассажир самолёты өчен илебездә беренче АМ-3 турбиналы двигателен төзүдә әйдәп баручы конструктор.
П.Ф. Зубец җитәкчелегендә Ту-104А, Ту-104Б пассажир самолётлары һәм еракка оча торган бомбардировщиклар өчен РД-3М, РД-3М-500 двигательләре әзерләнә; ярдәмче ТГ-16 (турбиналы генератор) көч җайланмасы (Ил-18, Ан-10, Ан-12, Ан-24, Ан-26, Ан-32 самолётлары өчен двигательне кабызуны һәм борттан туендыруны тәэмин итү өчен) эшләнә, Казандагы 16 нчы моторлар төзү заводы аны серияләп җитештерүне үзләштерә.
1959 елдан ракеталардан һәм һава һөҗүменнән саклану, һөҗүм авиациясен коралландыру өчен каты ягулыклы ракета двигательләре (РДТТ) төзүгә җитәкчелек итә. Аның җитәкчелегендә двигательләр сынауның энергетик, эчке баллистик параметрларын исәпләүнең, матем. модельләштерүнең газодинамик ысуллары эшләнә; юнәлешле тарту векторы белән идарә итүнең газодинамик системасы төзелә һәм уникаль тәҗрибә-тикшеренү эшләре ярдәмендә нигезләнә (Үзәк авиация моторлары төзү институты белән берлектә). Шулай ук үтә чыдам корычлардан һәм җепсел чорнаулы композицион материаллардан, РДТТ корпусларын цилиндрик һәм конус рәвешле төзүнең; эре габаритлы соплолар, технологик процесслар өчен тышкы һәм эчке җылы саклагыч материаллар, эрозиягә чыдам композицион материал конструкцияләрен формалаштыруның фәнни-техник нигезләре салына.
Кораллануга 10 төрле РДТТ эшләп тапшырыла, алар арасында илнең барлык ракета-космик саклану системасы ракеталары, зур (С-300в) һәм урта («бук») ераклыкка оча торган һава һөҗүменнән саклану комплекслары, тавыш тизлегеннән тизрәк очучы МиГ-31 перехватчиклары һәм Ту-22М ракета йөрткечләре комплекслары өчен двигательләр бар.
П.Ф. Зубец гибрид ракета двигательләре төзү буенча тәҗрибә-тикшеренү эшләрен җитәкли. Аның җитәкчелегендә, И.В.Курчатов исемендәге Атом энергиясе институты хезмәткәрләре белән берлектә, металларны эретеп ябыштыру, кисү һәм ныгыту өчен лазер технологиясе эшләнә.
Уйлап табуга 41 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Ленин (1957 ел), СССР Дәүләт (1978 ел) бүләкләре лауреаты.
Ленин ордены (ике тапкыр), Хезмәт Кызыл Байрагы (ике тапкыр), 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Исеме Казан урамына бирелә.
Автор – Д.М.Гальперин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.