- РУС
- ТАТ
спортчы, тренер (грек-рим көрәше), СССРның атказанган спорт остасы (1974), Халыкара категорияле судья (1985), Россиянең атказанган тренеры (2002)
1950 елның 7 сентябрендә Мәскәүдә туа.
Мәскәү өлкә педагогика институтын тәмамлый (1975).
«Зенит» бөтенсоюз ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә, тренеры — В.А.Бурылин. СССР (1972–1974, 1981), Европа (1974, 1976), дөнья (1974–1975) чемпионы, И.М.Поддубный исемендәге призга халыкара турнирларда җиңүче (1973–1974, 1977), Олимпия уеннарында бронза медаль ала (1976). 1970–1990 елларда хәрби хезмәттә, бер үк вакытта, 1983–1990 елларда, Мәскәү хәрби округында өлкән тренер.
1990 елдан ЦСКА югары спорт осталыгы мәктәбендә тренер (Мәскәү), 1998–2005 елларда Россия җыелма командасында тренерлык эшендә.
2005 елдан Мәскәү көрәш федерациясе вице-президенты.
«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.