1918 елда Казанда актерлар Ф.Ковалинский, Г.Сабитов, С.Габитов инициативасы белән оеша.

Баштагы чорда труппа составына яшь һәвәскәр актерлар керә. Репертуарда Г.Камал, Ш.Камал, М.Фәйзи, Ф.Әмирхан пьесалары була. Ф.Шиллерның «Мәкер вә мәхәббәт», М.Фәйзинең «Галиябану» (Галиябану – М.Вәлишина, Хәлил – Ф.Ковалинский) пьесалары буенча куелган спектакльләр хуплап каршы алына.

1920 елда «Аң» составына элекке «Сәйяр» труппасы актерлары Г.Айдарский, С.Байкина, Х.Колмәмәт, Гата Уральский, Камал II керә. Труппаның сәнгать җитәкчесе итеп К.Шамил чакырыла. Коллектив Мамадыш кантонында уңышлы гастрольләр уздыра. Ф.Бурнашның «Таһир-Зөһрә» әсәре буенча куелган спектакль яңа состав уйнавында зур уңыш белән бара.

1921 елда труппа актерлары Казанда Беренче татар үрнәк драма театры составына кертелә.