Эчтәлек

Гомер еллары: 1789–1837 елдан соң.

Рухани улы.

Воронеж руханилар семинариясен (1803), Петербург руханилар академиясен (1821) тәмамлый.

1811–1817 елларда Воронеж руханилар семинариясе укытучысы, 1821–1823 елларда Волынск руханилар семинариясе профессоры.

1824–1837 елларда Казан университетында: политэкономия һәм дипломатика кафедрасы (1825 елга кадәр), латин теле кафедрасы (1825–1834) экстраординар профессоры; бер үк вакытта 1825–1826 елларда әхлакый сәясәт бүлекчәсе деканы.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904); В 2 ч. К., 1904.

Автор — Е.Б.Долгов