Эчтәлек

Составын серкә, углеводородлы фракцияләр һәм су тәшкил иткән натрий феноляты техник эремәсе (НФТЭ) Хайваннарның токсикологик, радиацион һәм биол. куркынычсызлыгы буенча федераль үзәк (Казан), Казан ветеринария институты галимнәре (Х.Х.Абдуллин, И.Н.Зыков, Г.З.Равилев, А.С.Селиванов, В.С.Угрюмова, И.М.Шермергорн) тарафыннан дезинфектант буларак тәкъдим ителә. Республикада су нигезендәге натрий феноляты эремәсен «Казаноргсинтез» АҖ җитештерә. НФТЭның авыру китереп чыгаручы гөмбәчекләргә, вирусларга, хламидияләргә каршы торучанлыгының югары нәтиҗәлелеге дәлилләнә. 1969–2000 елларда ветеринария өлкәсендә бруцеллёз, түләмә һәм башка йогышлы авыруларны китереп чыгаручыларга, тилчә вирусына, парагрипп-3, мөгезле эре терлекләр ринотрахеиты, хламидиоз авыруларына каршы чара буларак, шулай ук терлекчелек корылмаларын, терлекләрне һавада йөртү урыннарын һәм туфракны дезинфекцияләү өчен кулланыла.

Әдәбият

Селиванова А.С., Равилов А.З., Угрюмова В.С. Изыскание химических соединений, оказывающих инактивирующее действие в отношении вируса ящура // Материалы докладов Всесоюз. науч. конф., посвящённой 100-летию Казан. вет. института. К., 1974; 

Дезинфектанты широкого спектра действия // Ветеринария. 1979. № 5.

Авторлар — В.С.Угрюмова, Ә.Х.Фазылҗанов