Биографиясе

1937 елның 23 октябре, Казан – 2014 елның 29 октябре, шунда ук.

Язучылар берлеге һәм РФ Театр әһелләре берлеге әгъзасы.

Хезмәт юлын Татарстан радиосында режиссёр булып башлый.

А.В.Луначарский исемендәге дәүләт театр сәнгате институтының театр белеме бүлеген (ГИТИС, Мәскәү, 1962) тәмамлый.

1964 елдан ТР ФАнең Тел, әдәбият һәм тарих, 1996 елдан Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать бүлегендә, 1992 елдан өлкән фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре татар театры тарихына, театр сәнгатенең күренекле эшлеклеләренең иҗатларын яктыртуга, Татар эшче театры, Татарстан республика күчмә театры, Минзәлә, Әлмәт татар драма театрлары тарихына карый.

Хезмәтләре

Гөлсем Болгарская. Казан, 1981;

Габдулла Шамуков. Казань, 1985;

Сабир Өметбаев исем. Минзәлә татар дәүләт драма театры. Казан, 2007;

Народные артисты. Казань, 1980 (автордаш);

Альметьевский театр // Из истории Альметьевского региона. Альметьевск, 1999. Вып. 1.