- РУС
- ТАТ
Мөселман традицияләре буенча Казанда элек-электән мәчетләр каршында дини мәктәп һәм мәдрәсәләр эшләп килә. Шәһәрнең татар халкы арасында гарәп графикасы нигезендә укырга-язарга өйрәнү, җәмгыятьнең югары катламнарында гарәп һәм фарсы телләрен белү киң таралган була.
Шәһәрдә беренче рус дөньяви уку йорты булып Цифирь мәктәбе (1716) ачыла. 1723 елда Федор монастыре каршында дин әһелләре әзерләүче славян-латин мәктәбе ачыла, 1733 елда ул Казан руханилар семинариясе (1798–1818 елларда Дини академия) итеп үзгәртелә.
1758 елда Казанда Сенат фәрманы буенча, Россия провинцияләрендә беренчеләрдән булып, ир балалар гимназиясе (Казандагы Беренче ир балалар гимназиясе) оештырыла. Ул Мәскәү университеты карамагында була, университет аның уставын кабул итә, һәм беренче укытучылары да шуннан килә.
1770 елдан гимназиянең уку программасына татар теле дә кертелә, аны танылган татар укытучылары – галимнәр Сәгыйть, Исхак һәм Ибраһим Хәлфиннәр укыта.
Гимназиядә соңрак Россия фәне һәм мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре: шагыйрь Г.Р.Державин, язучы С.Т.Аксаков, математик Н.И.Лобачевский, астрономия һәм география белгече И.М.Симонов, химик А.М.Бутлеров һ.б. укый.
1786 елда шәһәрдә һәркем укый алырлык беренче мәктәп – Казан халык училищесе ачыла.
1804 елда Казан университетына нигез салына, соңрак ул Россиядә иң зур фән һәм мәгариф үзәкләренең берсенә әверелә.
1835 елда – Казандагы Икенче ир балалар гимназиясе, 1842 елда Казан руханилар академиясе эшли башлый.
XIX йөзнең икенче чирегендә кыз балалар өчен беренче уку йортлары барлыкка килә: Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты (1841), Казан дини ведомствосының хатын-кызлар училищесе (1853), Казандагы Беренче кыз балалар гимназиясе (1859).
1860 еллардагы реформалар мәгариф үсешен тизләтүгә китерә. 1870 еллардан шәһәр үзидарәсе органнары башлангыч училищеләр (1860 елда – 4, 1905 елда – 25, шул исәптән – татар-рус) ача башлый. Алар 9 чиркәү-приход һәм 10 хосусый мәктәп белән бергә күп балага башлангыч белем бирә.
Уку йортларын квалификацияле укытучылар белән тулыландыру өчен, Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе (1863), Казан укытучылар семинариясе, Казан халык укытучыларын укыту земство мәктәбе (1871), Казан татар укытучылар мәктәбе, Казан укытучылар институты (1876), Казан чиркәү-укытучылар мәктәбе (1906) ачыла.
ХХ йөз башына урта мәктәпләр челтәре киңәя, ул 3 ир балалар, 4 кыз балалар гимназиясеннән (шул исәптән 2 се хосусый), Казан реаль һәм епархия училищеләреннән тора.
Махсус урта уку йортлары барлыкка килә: Казан җир эшләре училищесе (1864), Казан земство фельдшерлык мәктәбе (1866), Казан сәнгать мәктәбе (1895), Казан сәнәгать училищесе (1897).
1873 елда ветеринария институты ачыла (Казан ветеринария медицинасы академиясе), 1876–1887 елларда Казан хатын-кызлар югары курслары эшли.
XVIII йөзнең икенче яртысыннан, татар бистәләрендә мәчетләр төзүне тыюлар бетерелгәч, Казан Россиядә ислам динен уку-укытуның иң зур үзәгенә әверелә. Күпчелек мәчетләр каршында мәдрәсәләр ачыла: Ахун (1770), Апанай (1780, «Касыймия» мәдрәсәсе), Әмирхан (1780) һ.б.
Ислам уку йортларында күренекле дин галимнәре Ш.Мәрҗани, И.Хуҗаш, М.Сәгыйтов, М.Мөхәммәтрәхимов, Г.Рахманколый укыта, атаклы җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре Ф.Әмирхан, Г.Исхакый, М.Бигиев, Г.Камал һ.б. укый.
XIX йөзнең соңгы чирегендә күп кенә ислам уку йортлары яңа ысуллар кулланып укытуга керешә, Г.Баруди җитәкчелегендәге «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе дини һәм дөньяви фәннәрне югары дәрәҗәдә укыта торган иң зур ислам уку йортына әйләнә.
1905–1907 еллардагы революциядән соң Казанда дәүләтнеке булмаган 20 дән артык, шул исәптән татар кызлары өчен беренче дөньяви уку йортлары (Аитова Фатиха гимназиясе, Хөсәения Ләбибә мәктәбе) ачыла. 1906 елда Казан хатын-кызлар югары курслары яңадан эшли башлый.
1917 елда шәһәрдә 4 югары уку йорты, 15 гомуми урта, 9 махсус урта, 50 дән артык тулы булмаган урта һәм башлангыч уку йорты исәпләнә.
Совет хакимияте урнашкан елдан ук республикада культура революциясе башлана, ул, беренче чиратта, мәгариф һәм мәгърифәт учреждениеләрен колачлый: гимназияләр һәм реаль училищеләр бердәм урта мәктәпләр итеп үзгәртелә, яңа башлангыч, тулы булмаган урта һәм урта мәктәпләр ачыла.
1928 елдан Казанда гомуми мәҗбүри җидееллык белем бирүгә күчү башлана. Махсус урта уку йортлары (сәнәгать, җир эшләре, коммерция училищеләре) берләштерелә һәм Казан политехник институты (1919) итеп үзгәртелә, 1922 елда аннан Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институты бүленеп чыга (Казан дәүләт аграр университеты).
1930 елда укытучылар институты һ.б. урта педагогик уку йортлары җирлегендә педагогия институты оештырыла.
1919 елдан башлап эшче һәм крәстиян яшьләрен Казан югары уку йортларына керергә әзерләүне гамәлгә ашыручы эшчеләр факультетлары ачыла (1934 елда шәһәрдә 13 рабфак эшли).
Халык хуҗалыгын индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү квалификацияле белгечләр таләп итә, шуның белән бәйле рәвештә 1930 еллар башыннан Казанда күп кенә завод һәм фабрикаларда укыту курслары, техник юнәлештәге 15 махсус урта уку йорты оештырыла.
Казан университеты һәм политехник институты факультетлары җирлегендә 1930–1931 елларда яңа югары уку йортлары ачыла:
1940/41 уку елында Казанда 14 югары уку йорты (12 мең студент) һәм 53 махсус урта уку йорты (12,9 мең укучы) була.
Бөек Ватан сугышы чорында Казан югары уку йортлары җирлегендә эвакуацияләнгән Ленинград химия-технология һәм финанс-икътисад институтлары, Харьков авиация институты эшли.
Сугыш нәтиҗәләре авыр булуга карамастан, 1945 елда Казанда яңа югары уку йорты – Казан консерваториясе оештырыла.
1950 еллар уртасыннан шәһәрдә мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләре һәм гомуми белем бирү мәктәпләре саны күпләп арта башлый, җидееллык мәктәпләрнең күпчелеге урта мәктәп итеп үзгәртелә, эшче яшьләр мәктәпләре челтәре, 60 лап һөнәри-техник училище төзелә.
Студентлар саны арта, югары уку йортларында белгечлекләр төре киңәя. Хуҗалыкның билгеле бер тармагына караган авиация, химия-технология, төзүче-инженерлар институтлары халык хуҗалыгының төрле тармаклары өчен белгечләр әзерләүче политехник институтлар итеп үзгәртелә.
1960 елларда Казанда Мәскәү энергетика институты филиалы (хәзерге Казан энергетика университеты) һәм Ленинград мәдәният институты филиалы (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) оештырыла.
1970 елларда мәҗбүри гомуми урта белем бирүгә күчү бара. Шул ук вакытта КПССның мәдәният өлкәсендәге идеологик курсы йогынтысында шәһәрдә татар мәктәпләре челтәре кими, 1980 еллар башында Казанда бер генә татар мәктәбе кала. Махсус урта һәм югары уку йортларында татар телендә укыту бетерелә.
Илдә 1980 еллар ахырында башланган социаль-икътисади мөнәсәбәтләрне үзгәртеп кору һәм 1990 елларның беренче яртысында икътисади хәлнең кискенләшүе мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениеләренең, һөнәри-техник училищеләрнең кимүенә китерә.
Шуның белән бергә 1990 елларда республика үсешендәге яңа социаль-сәяси шартлар милли мәктәпләр эшчәнлегендә күп кенә уңай күренешләр барлыкка килүгә ярдәм итә. 1990–2000 елларда Казанда татар гимназияләре челтәре оештырыла, күп мәктәпләрдә татар сыйныфлары булдырыла, гомуми белем бирү мәктәпләре программаларына татар теле фәне кертелә.
Белгечләр әзерләүче махсус мәктәпләр, гимназия һәм музейлар саны шактый арта, дәүләтнеке булмаган мәктәпләр ачыла. Авиация, химия-технология һәм энергетика институтлары киң профильле югары уку йортлары – университетлар итеп үзгәртелә.
2005 елда Казан педагогия институты киңрәк профильле югары уку йорты – Татар гуманитар-педагогия университеты итеп үзгәртелә, аның составына Татар-Америка региональ институты һәм Татар дәүләт гуманитар институты кертелә.
2010 елда В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының статусын үзгәртү юлы белән Казан (Идел буе) федераль университеты оештырыла. 2011 елда бу уку йорты Татар гуманитар-педагогия университетын, Казан финанс-икътисад институтын, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарә академиясен, Алабуга дәүләт педагогия университетын берләштерә.
2009 елда – Казан техник университеты, 2010 елда Казан технология университеты фәнни-тикшеренү университетлары статусын ала.
Казанда дәүләтнеке булмаган югары уку йортлары ачыла, аларның кайберләре зур уку-укыту үзәкләренә әверелә. Мәсәлән, 1994 елда Икътисад, идарә итү һәм хокук институты ачыла, бүген ул – В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты. Социаль белем академиясе, «ТИСБИ» идарә университеты эшли.
Казанда шулай ук Идел буе Физик культура, спорт һәм туризм дәүләт академиясе, Казан югары хәрби танк командирлар училищесе, Казан суворовчылар хәрби училищесе, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институты, дини уку йортлары челтәре (Россия ислам институты, 3 мәдрәсә, Казан руханилар семинариясе һ.б.) бар.
Казанда үзәк уку йортларының филиаллары эшли: Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының Казан институты, Идел дәүләт су транспорты университетының Казан филиалы, Хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр академиясенең Казан филиалы һ. б.
2017 елга шәһәрдә 309 мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесе, 162 гомуми белем бирү мәктәбе, 49 өстәмә белем бирү учреждениесе эшли. Автоном статуста 207 балалар бакчасы һәм 18 мәктәп эшли. 14 дәүләт һәм 5 дәүләтнеке булмаган югары уку йорты, 19 филиал, Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең белемен күтәрү институты, Казан медицина академиясе, 20 һөнәри урта һәм 24 башлангыч һөнәри белем бирү уку йорты эшли.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.