Эчтәлек

Грекчадан aphorismos – ачыклау, кыска гыйбарә. Шулай ук әдәбият һәм фольклорда мөстәкыйль жанр буларак та яшәп килә. Әйтемнәр һәм мәкальләр дә афоризмга карый.

Алар борынгы чорлардан ук билгеле. Афоризм кыскарак булган саен тәэсирлерәк һәм мәгънәлерәк: мәсәлән, «Ут – мут», «Күл – күз» мәкальләре ике сүздән генә, афоризмның күпчелеге 3–5 сүздән тора, мәсәлән, С.Сараида – «Йимеше күп агачка таш атарлар», Г.Тукайда – «Эш беткәч уйнарга ярый», «Иң мөкатдәс нәрсә – эш». Халык афоризмнарына мисаллар: «Усал булсаң – асарлар, юаш булсаң – басарлар», «Безнең урамда да бәйрәм булыр әле», «Кешеурыны белән күркәм түгел, ә урын кеше белән күрекле».

Афоризм әдәби, фәнни һәм сәяси-публицистик әсәрләрдә тирән мәгънә белдерү һәм үткен сүз әйтү өчен еш файдаланыла. Мәкальләрдән аермалы буларак, афоризмнар итеп танылган авторларның сүзләре кулланыла. Дөнья әдәбиятында афоризм осталары – Ф.де Ларошфуко, И.В.Гёте, А.С.Пушкин, И.А.Крылов.

Татар әдәбиятында Кол Галинең «Кыйсса-и Йосыф» поэмасында, Мөхәммәдъяр әсәрләрендә дә очрый. Соңрак Г.Кандалый, Акмулла, Г.Тукай, Дәрдемәнд, М.Җәлил афоризмның күренекле осталары булып таныла.

Әдәбият

Мәхмүтов Х. Афористик иҗат төрләре // Жанры татарского фольклора. Казань, 1978.

Әдәбият белеме сүзлеге. Казан, 1990.

Литературный энциклопедический словарь. М., 1987.

Автор – З.М.Мәҗитов