Биографиясе

1750 еллар, Берлин – 1842 елдан соң, шунда ук.

XVIII йөз ахыры – XIX йөз башында Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә, 1812–1816 елларда Казанда яши.

Иҗаты

Энгельгардтлар гаиләсендә сәнгать укытучысы булып эшли. Казанда яшәгән шәхесләрдән А.Ю.Оболенская (1812), Н.В.Колбецкий (1813), Х.П. һәм Е.П.Куприяновлар (1813), А.И.Ильин (1814), Е.П.Энгельгардт (1814), М.Н.Энгельгардт (1814), В.Ф.Горемыкин, П.Ф.Горемыкин, П.Ф. Желтухин (1815), С.А.Москательников (1815), М.П.Ильина (1816), Энгельгардтлар гаиләсе (1816), С.Р.Пятницкая, Неледицкая-Мелецкая һ.б.ның егермедән артык портретын яза.

Әсәрләре тупланмасы

Әсәрләре Третьяков галереясында, «Мураново» музей-утарында, Калуга өлкәсе сәнгать музее, Карелия Республикасы (Петрозаводск шәһәре), Иваново өлкәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музейларында саклана.

Әдәбият

Художники народов СССР: Биобиблиографический словарь. М., 1970. Т.1.

Кацман И. Пастельные портреты К.В.Барду в собрании музея-усадьбы «Мураново» // Искусство. 1984. № 7.