Биографиясе

1936 елның 13 июне, Свердловск шәһәре — 2018 елның 18 сентябре, Екатеринбург шәһәре.

Спорт белән 1946 елда шөгыльләнә башлый, «Трудовые резервы» бөтенсоюз ирекле спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (тренеры Е.А.Облыгина). Омск физкультура институтын тәмамлый (1961).

1951–1971 елларда СССРның 15 тапкыр (абсолют — 4 тапкыр), РСФСРның 12 тапкыр (абсолют — 5 тапкыр) чемпионы, «Болгария — Чехословакия — СССР» халыкара ярышларында җиңүче (1960), дөнья беренчелегендә бронза медаль иясе (1965).

1951–1970 елларда РСФСР һәм СССР җыелма командаларында. Төрле дәрәҗәдәге ярышларда 500 дән артык чыгышта катнаша (күптөр ярышларның һәрбер төрендә җиңүчеләрне билгеләү квалификациясе буенча якынча 400 призлы урын ала).

1954 елдан Свердловск шәһәрендә: Урал педагогика институтының физик тәрбия кафедрасында укыта, 1955–1973 елларда «Трудовые резервы» ирекле спорт җәмгыятенең Бөтенсоюз өлкә советында, 1973–1991 елларда — «Спартак», 1991 елдан нәфис гимнастика буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең балаларга өстәмә белем бирү өлкә дәүләт учреждениесендә өлкән тренер.

Спорт ярышларында дәвамлы катнашуы (1951–1971) һәм рәсми ярышлардагы җиңүләр саны буенча (68 беренче урын, 25 икенче урын, 12 өченче урын) Гиннесс рекордлар китабына кертелә.

Шәкертләре арасында Ю.Иванова — 1996 елгы Олимпия уеннарында бронза медаль алучы (төркемле күптөр ярышларда), Ә.Б.Нәҗметдинова бар.

Бүләкләре

«Физик тәрбия һәм спорт отличнигы» билгесе (1968), «Физик тәрбия һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен» бөтенроссия мактау билгесе (1995), медальләр белән бүләкләнә.

Свердловск өлкәсенең Мактаулы гражданы (2006).