Авылга Казан ханлыгы чорында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Мәтәскә исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәдрәсә, атлы-почта станциясе, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 829,9 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Кармыш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан Арча районында.

Хәзер Иске Кырлай авыл җирлеге үзәге.

1930 елда авылда “Сукачы” колхозы оештырыла, 1959 елда берләштерелгән Киров исемендәге колхоз составына керә. 1995 елдан “Игенче” күмәк предприятиесе, 2008 елдан “Центральная” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1917 елда башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1984 елдан урта мәктәп, шул ук елда яңа бина төзелә), балалар бакчасы (1983 елдан), клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2001 елдан) бар.

Авыл зиратында сөлес имлясында башкарылган кабарынкы гарәп-татар язулы, каймасына кабарынкы бизәкләр төшерелгән өч кабер ташы табыла (икесе XVI йөзнең беренче яртысына, берсе XVII йөзнең беренче яртысына карый).

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Түбән Мәтәскә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

В.И.Исхаков (1889–1949) – ТАССРның Дәүләт планы рәисе урынбасары (1920 елларда).

Фотограф Шакиров Р.Н. Чишмә

Татарстанның Арча районы Түбән Мәтәскә авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 99 ир заты;
1859 елда – 339,
1897 елда – 397,
1908 елда – 517,
1920 елда – 461,
1926 елда – 503,
1938 елда – 539,
1949 елда – 490,
1958 елда – 522,
1970 елда – 442,
1979 елда – 409,
1989 елда – 419,
2002 елда – 428,
2010 елда – 454,
2015 елда – 484 кеше (татарлар).