Имезүчеләр: кондыз, ондатра, куян, гади тиен, гади кыр тычканы, йорт тычканы йонының специфик паразитлары.

Якынча 300, БДБдә 50 гә якын төре билгеле, Татарстанда төрләренең саны билгеләнмәгән. Төкле талпаннарның гәүдәсе (озынлыгы 0,2 дән 0,7 мм га һәм киңлеге 0,13 тән 0,25 мм га кадәр) уклаусыман (киңлеге белән биеклеге бертигез) һәм ике өлешкә бүленә. Баш өлеше склетлашкан калкан, ә гәүдәсе күпсанлы боҗрасыман җыерчыклы йомшак тире белән капланган. Авыз аппараты кимерүче типта. 5 буынлы 4 пар аягы бар. Ике пар арткы очлыклар төк капламына берегү органнарына үзгәргән. Төк фолликуллы, лимфа һәм кан плазмасы белән туклана. Үсеш циклы: күкәй-личинка-бер-ике нимфа чоры-олы талпан.

Тиредә (кешедә) кычыттыргыч ялкынсыну тудыра.