Архитектор Р.В.Билалов, инженер М.Х.Шәймәрданов. «Мәдинә» мәчете. 1996–1997

Көнбатыш фасад. Казан

Бина 1996–1997 елларда архитектор Р.В.Билалов проекты буенча салына, инженеры — М.Х.Шәймәрданов.

Мәчет Идел буе районындагы скверда урнашкан.

Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике заллы итеп эшләнеп, манарасы түбәгә куелган мәчетләр төренә карый. Ишеге төньякка чыга. Мәчетнең Т рәвешле бурасына ир-атлар залы һәм хуҗалык бүлмәләрен берләштергән вестибюль керә. Вестибюльнең сулъяк өлешендә эргә катындагы хатын-кызлар залына алып төшүче баскычы бар. Вестибюльнең уңъяк өлешендәге авыш түбә үзәгеннән күтәрелгән дүрт яруслы, сигез кырлы манарага тар баскыч илтә. Манара икенче һәм дүртенче ярусларындагы сигез кырлы ике мөәзәнә-балконы белән үзенчәлекле. Бинаның бура диварлары тышкы һәм эчке яктан такта белән тышланган. Фасадларына уеп эшләнгән бизәкләр төшерелгән.

Әдәбият       

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова