- РУС
- ТАТ
җәмәгать һәм дин эшлеклесе
Гомер еллары: 1870 –1936.
Чыгышы белән Касыйм татарларыннан.
1898 елдан Бохара мәдрәсәсендә укый, соңыннан Голҗа шәһәрендә (Кытай) имам вазифаларын башкара.
1908 елдан Мәскәүдәге 1 нче мәчет имамы ярдәмчесе, 1913 елдан имамы. Мәскәү елгасы аръягы татарлары җәмәгате эшчәнлегендә зур роль уйный: 1914 елда аның турыдан-туры катнашында мөселман мәктәбе ачыла, татар хәйрия җәмгыятенең эшчәнлеге активлаша.
Репрессияләнә, совет хакимиятенә каршы эшчәнлек алып баруда гаепләнә. Үлгәннән соң аклана. Шәмсетдинов вафат булганнан соң, мәчет яптырыла.
Сафаров М. Династия имамов исторической мечети Москвы // Ислам минбаре. 2000. № 1;
Хайретдинов Д.З. Мусульманская община Москвы в XIV — начале XX вв. Н.Новгород, 2002.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.