- РУС
- ТАТ
(лат. introductio — кертү сүзеннән) (биол.), хайваннарның һәм үсемлекләрнең табигый таралу өлкәсеннән читтә, алар элек очрамаган яңа урыннарга таратылуы; акклиматизациянең башлангыч этабы
Кеше тарафыннан билгеле бер урынның биологик төрлелеген хуҗалык максатларында максатчан рәвештә киңәйтү өчен дә, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының генофондларын ясалма резерватларда саклау өчен дә актив кулланыла, алар арасында ботаника бакчалары һәм зоопарклар алдынгы урынны алып тора.
Хайваннарны интродукцияләгәндә яңа районнарга перспективалы төрләр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары токымнары, промысел балыклары төрләре, кысласыманнар, файдалы бөҗәкләр һ.б. китерелә. Татарстанда хайваннар интродукциясе белән түбәндәгеләр шөгыльләнә: Ветеринария академиясе, Күл һәм елга балык хуҗалыгы дәүләт фәнни-тикшеренү институтының Татарстан бүлекчәсе, аучылык хуҗалыклары, Үсемлекләрне саклау станциясенең биофабрикасы.
Үсемлекләрне интродукцияләгәндә үсемлекләрнең яңа төрләрен һәм формаларын, шулай ук җирле флора үсемлекләрен культурага кертү гамәлгә ашырыла. Үсемлекләр интродукциясе кешелек җәмгыяте үсешенең иртә этапларында, утырак тормышка күчү һәм азык-төлек, техник үсемлекләрне торак янында үстерергә керешкән чор белән бер үк вакытта үзеннән-үзе барлыкка килә. Үсемлекләр интродукциясе теориясе беренче тапкыр 1885 елда швейцария галиме А.Декандоль тарафыннан «Культура үсемлекләренең килеп чыгышы» китабында нигезләнә. 1894 елда немец галиме Г. Краузның хезмәте чыга, ул Көнбатыш Европада борынгы заманнардан XX гасыр башына кадәр үсемлекләр интродукциясенең 7 периодын билгели.
Күренекле совет ботанигы Н.И. Вавилов Декандоль һәм Краузның дәвамчысы була, аның культура үсемлекләренең килеп чыгыш үзәкләре турындагы теориясе (1926) үсемлекләр интродукциясенең фәнни нигезләрен эшләүдә зур роль уйный. Вавилов фикеренчә, беренчел үзәкләрдә культура үсемлекләренең борынгы формаларының төп генофонды тупланган, икенчел үзәкләрдә — селекция өчен перспективалы яңа билгеләр йөртүчеләр тупланган. Кеше катнашы нәтиҗәсендә бу үзәкләрдән үсемлекләр яңа өлкәләргә күченә, таралу өлкәләрен киңәйтә. Күп санлы культура үсемлекләре башка районнардан һәм континентлардан интродукцияләнә. Шулай, XVI–XVII гасырларда Америкадан Европага кукуруз, бәрәңге, көнбагыш, кабак, фасоль, помидор, тәмәке һ.б. китерелә, Африкага — батат, маниок, арахис. Үзәк һәм Көньяк Америкага Көньяк Азиядән шикәр камышы килеп керә. Төньяк Америкада инде XVII гасырда Европадан китерелгән слива, алмагач, груша, ат каштаны һ.б. үстерелә.
Үсемлекләрне табигый таралу өлкәсеннән яңа районнарга интродукцияләгәндә еш кына төрләрнең (сортларның) яшәүчәнлеге һәм шул интродукция үткәрелгән хуҗалыкта кыймәтле билгеләр яхшыра: җимеш (орлык) уңдырышлылыгы, фитомасса арта, төрле уңайсыз мохит факторларына, авыруларга, корткычларга һ.б. чыдамлылыгы күтәрелә. Тискәре нәтиҗәләрдән саклану өчен, үсемлекләр интродукциясе карантин кагыйдәләрен үтәп гамәлгә ашырыла. Үсемлекләр интродукциясен фәнни нигездә ботаника бакчалары, авыл хуҗалыгы, фәнни-тикшеренү һәм уку институтлары, тәҗрибә станцияләре һәм интродукция питомниклары алып бара.
Татарстан территориясендә үсемлекләр интродукциясе белән түбәндәгеләр шөгыльләнә: Казан зооботаника бакчасы (декоратив, дару үсемлекләре), Казан университеты Ботаника бакчасы (азык, дару, техник һәм декоратив үсемлекләр), Татар урман тәҗрибә станциясе (дендро бакчада үсә: амур бархаты, маньчжур чикләвеге, себер карагачы, көнбатыш туя һ.б.), Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (бөртекле-кузаклылар: люпин, нут, маш; җимеш агачлары: алыча, абрикос, җимчә, виноград, актинидия, лимонник), Идел-Кама тыюлыгы (дендрарийда 400 дән артык агач һәм куак үсемлекләре төре), «Түбән Кама» милли паркы, «Горводзеленхоз».
Базилевская Н.А. Теории и методы интродукции растений. М., 1964;
Жуковский П.М. Культурные растения и их сородичи. Л., 1971;
Зайцев Г.Н. Оптимум и норма в интродукции растений. М., 1983;
Вавилов Н.И. Пять континентов. М., 1987; Интродукция амаранта в ТАССР. К., 1989.
Автор — С.И.Кадошников
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.