Эчтәлек

1910 елның 16 августы, Пермь губернасы, Красноуфимск өязе Сызгы авылы — 1979 елның 24 июне, Минзәлә шәһәре.

Сәхнә эшчәнлеген 1935 елда Башкортстанда һәвәскәрләр коллективында башлап җибәрә, 1936 елдан Минзәлә колхоз-совхоз театрында.

Театр өлкәсендә махсус белеме булмаса да, талантлы һәм хезмәт сөючән булуы белән тиз арада әйдәп баручы актёрлар рәтенә баса.

Госман («Козгыннар оясында», Ш.Камал), Ярулла, Гаяз («Мактаулы заман», «Чаткылар», Т.Гыйззәт) кебек олы яшьтәге кешеләр рольләрен башкарып, үзен бик үзенчәлекле, характерлы актёр итеп таныта; колхоз-совхоз театрларының Мәскәүдә узган Беренче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша һәм зур уңыш казана (1939).

Тышкы тасвирлауның колоритлы булуы, буяулар куелыгы белән аерылып торган, тормышчан дөреслеккә туры килгән образлар иҗат итә: Рәшит, Зариф, Мансур («Гөлзада», «Ил өчен!», «Якын дус», Р.Ишморат), Морат («Рәйхан», Н.Исәнбәт), Шәйхенур («Язылмаган законнар», Ю.Әминев), Шаһнияз («Куендагы елан», Ә.Мирзаһитов), Гобәй («Һәйкәл», Ә.Баян), Ямали («Әниләрем — бәгырь кисәкләрем», А.Каххар), Арчи («Намус», Г.Д.Мдивани). Татар һәм рус классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә Кичүбаев тудырган образлар социаль характеристиканың кискенлеге белән үзенчәлекле: Бәдри («Галиябану», М.Фәйзи), Юныс («Хаҗи әфәнде өйләнә», Ш.Камал), Прохор («Васса Железнова», М.Горький), Паратов, Дороднов («Бирнәсез кыз», «Кичеккән мәхәббәт», А.Н.Островский). Сәүдәгәр Сөләйман («Аршин мал алан», Г.Хаҗибәков), Вәли («Башмагым», Х.Ибраһимов), Фәтхи («Акчарлаклар», Ә.Фәйзи), Закир («Идел буенда», Г.Насрый) рольләрендә К.ның җырлау осталыгы да ачыла. Муз. сәләткә ия буларак, ул җырлар да яза, спектакльләргә көйләр чыгара («Гөлзада», «Якын дус», Р.Ишморат; «Кадерле минутлар», Г.Насрый һ.б.), концерт программалары белән чыгышлар ясый.

Әдәбият

Гыймранова Д.Ә. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры. К., 2007;

Народные артисты. К., 1980.