Биографиясе

1922 елның 6 ноябре, Лаеш кантоны Уракчы авылы – 1988 елның 12 апреле, Украина ССР, Днепропетровск өлкәсе Кривой Рог шәһәре.

Авыл хуҗалыгын механикалаштыру техникумының 2 курсын (Казан, 1940), аэроклуб тәмамлый.

1940 елдан Кызыл Армия сафларында.

Очучыларның Чкалов исемендәге хәрби авиация мәктәбен (1944) тәмамлый.

1944 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 103 нче авиация штурм полкында звено командиры (4 нче һава армиясенең 230 нчы авиация штурм дивизиясе). 2 нче Белоруссия фронты сугышчылары составында Белоруссияне  азат итүдә (1944), Польша (1945), Көнчыгыш Пруссия һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Сугыш вакытында Ил-2 штурмовигында, дошман гаскәрләре һәм техникасы җыелган урыннарны бомбага тоту өчен, 123 сугышчан очыш ясый.

Сугыштан соңгы хезмәтен СССР Хәрби-Һава Көчләрендә дәвам итә.

1975 елдан запаста. Кривой Рог шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

М.И.Рыжовның исеме Кривой Рог шәһәрендәге тарихи‑мемориаль комплекс территориясендәге Геройлар стеласында мәңгеләштерелә. Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогында мемориаль комплекс территориясендә Герой бюсты урнаштырыла, аның исеме белән урам атала.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 132;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2025. Т. 3. С. 223, 228, 270.

Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина