Тарихы

XVI йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Акцыбово, Аксуфи, Аксыбы исемнәре белән телгә алына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (1899 елдан), 2 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 728,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кләүш волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Өскебаш авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Ворошилов исемендәге колхоз (1956 елдан үзәк утары Югары Өскебаш авылында) оештырыла, 1950 елдан – “Авангард” колхозы, 1963 елдан – “Алга” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1965 елдан – “Таң” колхозы (Түбән Өскебаш авылы), 1994 елдан – “Таң” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2004 елдан – “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Тукай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы күбесенчә “Уңыш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә һәм крәстин-фермер хуҗалыкларында эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1929 елдан, 1992 елдан яңа бинада), клуб (элекке мәчет бинасында урнаша), мәчет (1992 елдан), мәдрәсә (2013 елдан), балалар спорт мәйданчыгы (2016 елдан) бар.

Клуб каршында “Миләшкәй” (2004 елдан) һәм “Чишмә” (2014 елдан) хореография коллективлары оештырыла.

Авылда төзекләндерелгән чишмәләр бар: “Изгеләр чишмәсе” (2012 елдан), “Завод чишмәсе”, “Аксуф”, “Мотыйгулла чишмәсе”, “Маһирә чишмәсе”, “Олы чишмә”.

Авыл зираты территориясендә XIX йөзгә нисбәтле гарәп графикасы белән язылган 3 кабер ташы табыла.

Күренекле кешеләре

Н.И.Идрисов (1918–1944) – шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнаша, лейтенант, А.Матросов батырлыгын кабатлый, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры (аның турында Ш.Мостафин “Без монда җиңәргә килдек!” китабын яза);

Н.М.Мөхәммәтҗанов (1963–2006) – җырчы, “Болгар” вокаль-инструменталь ансамблен оештыручы (1989–1998 елларда), Татар җыры” халыкара конкурсының беренче дәрәҗә лауреаты, “Голоса России” бөтенроссия конкурсының алтын медале иясе;

З.К.Сәхәпов (?) – Ремонтстройсервис-Зилант” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры (1995 елдан), ТРның атказанган төзүчесе.

Халык саны

1782 елда – 32 ир-ат;
1859 елда – 358,
1897 елда – 634,
1908 елда – 638,
1920 елда – 717,
1926 елда – 764,
1949 елда – 591,
1958 елда – 462,
1970 елда – 510,
1979 елда – 419,
1989 елда – 364,
2002 елда – 346,
2010 елда – 315,
2017 елда – 319 кеше (татарлар).