Биографиясе

1881 ел, башка мәгълүматларда 1880 ел, Казан губернасы, Чистай өязе Зирекле авылы – 14.1.1942 елның 14 гыйнвары, Казан.

1901 елга кадәр мәдрәсәдә укый, аннары Чистай шәһәрендә, мәктәпләрдә укыта. Соңыннан «Хөсәения» (Оренбург шәһәре) мәдрәсәсендә эшли.

1908 елдан Казанда, «Тәрбия» журналының фактик мөхәррире.

1908–1916 елларда «Сабах» нәшриятында, 1916–1921 елларда И.Н.Харитонов типографиясендә, 1921–1929 елларда төрле дәүләт нәшриятларында эшли.

Иҗаты

Мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган «Гыйлем вә җәһел, яхуд Нури әфәнде илә Мөхәммәтҗан карт» исемле хикәясе, 10 га якын юмористик мәзәге, «Төшенү, яки Указ бәласы» исемле комедиясе («Сәйяр» труппасы тарафыннан 1907 елда куела) 1906 елда «Әл-гаср әл-җәдид» журналында (Уральск шәһәре) басылып чыга.

1914 елда «Ил» газетасында (Петербург) Г.Тукай турында язылган «Габдулла әфәнденең Уфадан Петербургка баруы» дигән мәкаләсе басыла.

Х.Г.Зәбири – «Мәктәп балаларына юлдаш, яки Рәсемле әлифба» (1907) исемле беренче татар әлифбасы, башлангыч мәктәп өчен язылган физика, этика, тарих дәреслекләре авторы.

Репрессияләнә, вафатыннан соң аклана.

Әдәбият

Шәһидуллин Ш. Заман календаре. Казан, 1915;

Ибраһимов Ф. Белем әлифбадан башлана. Казан, 1973;

Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. Казан, 2001;

Хәтер китабы. Казан, 2002. Т. 3.

Автор – Ф.И.Ибраһимова