Биографиясе

1887 елның 15 декабре, Уфа губернасы, Бөре өязе Тайморза авылы — 1965 елның 25 декабре, Казан.

 «Галия» мәдрәсәсен тәмамлагач (1911), бер үк вакытта, үзлегеннән әзерләнеп, Царицын шәһәрендәге реаль уч-щедә рус теле мөгаллимлегенә имтихан тота.

1914 елга кадәр Әстерхан шәһәре рус-татар мәктәбендә укыта, җирле «Идел» газетасында актив хезмәттәшлек итә: хикәяләр, фельетоннар яза, халык мәгариф системасындагы җитешсезлекләр турында тәнкыйть мәкаләләре бастыра. Кәримның журналистлык эшчәнлеге полиция күзәтчелеге астына алына, һәм ул Уфа шәһәренә, аннан Бөре өязе Богдан авылына күчеп китәргә мәҗбүр була.

1917 елдан соң Бөре өязе халык мәгарифе бүлеген җитәкли.

1919–1924 елларда Уфа шәһәре мәгариф бүлегенең мөселман әдәбияты секциясе мөдире, Идел буе хәрби округы каршында татар-башкорт гаскәриләре өчен ачылган курсларда лектор һәм сәяси җитәкче, аннары РКП(б)ның Уфа губерна комитеты каршындагы татар-башкорт нәшрияты бүлеге мөдире булып эшли.

1924 елдан Казанда: 1926–1936 елларда Главлит җитәкчесе, Татарстан ҮБКның читтән торып уку бүлеге мөдире һәм Татарстан радио комитетының әдәби-музыкаль тапшырулар секторы мөдире вазифаларын башкара.

Крәстияннәр тормышыннан алып язылган «Атна кич, яки Шакир хәлфә» (1910) драмасы, «Җан исәбен алганда» (1927), «Ертылган приказ» (1929), «Октябрьгә чаклы» (1935) повестьлары авторы.

Әсәрләре

Ике дус. К., 1969.

Әдәбият

Кәримова З. Онытылмас хәтирәләр // Казан утлары. 1968. № 9.