Авылга 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Бөгелмә кантоны Тымытык волостенә керә. 1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Тымытык, 1958 елның 16 июленнән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Чалпы авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Ирекле» колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Әшрәпов). 1937 елда колхоз идарәсендә уку өе оештырыла. 1953 елда колхоз составына Каенлы Күл, Наратлы, Роза авыллары (барысы дә юкка чыккан), Камышлы авылы («Камышлы» колхозы) керә. 1959 елдан авыл «Коммунага» колхозы составында (Чалпы авылы), 1961 елда «Коммунизмга» дип үзгәртелә.

1988 елда Ирекле, Камышлы авылы белән бергә мөстәкыйль «Ирекле» колхозы булып бүленеп чыга. 1998 елдан «Ирекле» авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү кооперативы, 2009 елдан «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять составында.

1990 елларда авылда берничә фермер хуҗалыгы оеша.

Халкы күбесенчә «Азнакай» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә («Ирекле» бүлекчәсе) һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларында эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр авылда – башлангыч мәктәп (1969 елда төзелә), 1988–2015 елларда балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты (1985 елда төзелә, 2013 елда Азнакай районында иң яхшысы итеп таныла), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1926 елда – 153,
1938 елда – 173,
1949 елда – 201,
1958 елда – 205,
1970 елда – 303,
1979 елда – 245,
1989 елда – 180,
2002 елда – 211,
2010 елда – 170,
2015 елда – 192 кеше (татарлар).