- РУС
- ТАТ
ветеринария эшен оештыру һәм ветеринария икътисады белгече, ветеринария фәннәре докторы (1997), профессор (1998)
1956 елның 19 маенда Биектау районы Яңа Горка авылында туган.
1979 елда Казан ветеринария институтын (хәзер Казан ветеринария медицинасы академиясе) тәмамлый, шунда ук эшли, 1997–1999 елларда ветеринария медицинасы факультеты деканы, 1999 елдан ветеринария медицинасын һәм зоотехнияне компьютерлаштыру кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре РФдә ветеринария хезмәтен оештыру мәсьәләләренә: базар икътисады шартларында авыл районнарында ветеринария белгечләрен, ветеринария хезмәтен нормалаштыруга, ветеринария һәм зоотехнияне компьютерлаштыруга карый.
Мөгезле эре терлекләрдә йогышлы бруцеллёз, туберкулёз һәм сальмонеллёз, трихофития, колибактериоз, диплококк инфекциясе вакытында дәвалау чараларының икътисади нәтиҗәлелеген тикшерә.
Организация и экономика ветеринарного дела: Методические указания. Казань, 1989 (автордаш).
Рекомендации по организации ветеринарной службы в сельском районе. Красноярск, 1997 (автордаш).
Организация и экономика ветеринарного дела: Учебник. М., 1998 (автордаш).
Ветеринарное предпринимательство: Учебное пособие. Казань, 1999 (автордаш).
Научная и методическая работа на кафедре организации и экономики ветеринарного дела // Казанский ветеринарный институт имени Н.Э.Баумана. Казань, 1993.
Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.