Эчтәлек

Фармакологиянең төп бурычларыннан берсе — нәтиҗәле дәвалау чаралары уйлап табу һәм аларны гамәлгә кертү. Дару матдәләрен өйрәнүче фармакологик химия, физиология, биология һәм башка фән тармаклары белән тыгыз бәйләнештә тора. Фармакология медицинаның иң борынгы юнәлешләреннән санала. Дару матдәләре турында беренче системалаштырылган мәгълүматлар Борынгы Мисыр папирусларында очрый. Гиппократ, Диоскирид һ.б.ның хезмәтләрендә 300 ләп дару үләне искә алына. Фармакология буенча Татарстан территориясендә билгеле иң борынгы язма ядкәр — Таҗетдин бине Юныс әл-Болгариның «Әт-Тиръяк әл-кәбир» («Агуланулардан көчле дәва») хезмәте.

Татарстан территориясендә алып барылган фармакологик фәнни тикшеренүләр үсеше Казан университетында фармакология кафедрасы оештырылу белән бәйле (1884, мөдире И.М.Догель). Фармакологик фәнни юнәлешне нигезләүчеләр һәм бу өлкәдә беренче җитәкчеләр — медицина докторы А.Я.Данилевский (1864–1868) һәм Россиядә беренчеләрдән булып эксперименталь фармакология һәм рецептура кертүче И.М.Догель (1869–1916). Догельның «Кан һәм лимфа юлларының чагыштырма анатомиясе, физиологиясе һәм фармакологиясе» («Сравнительная анатомия, физиология и фармакология кровеносных и лимфатических сосудов», 1896), «Фармакология һәм рецептура нигезләре» («Основы фармакологии и рецептуры», СПб., 1900) хезмәтләре Россия фармакологиясе үсешенә сизелерлек өлеш кертә. Догель беренче булып, тәҗрибәләр юлы белән борынның лайлалы тышчасындагы нерв очларын хлороформ парлары белән ярсытканда, йөрәкнең рефлектор рәвештә туктау ихтималы булуын дәлилли. Аның шәкертләре тарафыннан туендырылмаган бер атомлы спиртлар, кураре агуы, строфантин, атропин, мышьяк, камфора, беренчел амин тозлары тәэсире; препаратлар тәэсирендә күз карасын кечерәйтүче һәм киңәйтүче, күзнең кан басымын, күз конъюнктивасының кан әйләнешен үзгәртүче нерв һәм мускуллар өйрәнелә.

В.М.Соколов алып барган фәнни эзләнүләрнең төп тематикасын фармакологиянең гомуми мәсьәләләре тәшкил итә; А.А.Вишневский, В.И.Пшеничников, И.И.Корнилов, Т.В.Распопова, И.М.Утробин аерым урын анестезиясе проблемаларын өйрәнәләр. Дару матдәләре чыганагы буларак фосфорорганик кушылмаларны өйрәнү Казанда башлана. Аерым урынны анестезияләүче матдәләрнең тәэсир итү механизмы һәм аларның адреналин белән үзара йогынтысы өйрәнелә (М.А.Алуф, Т.В.Распопова, Л.С.Афонская). М.А.Алуф җитәкчелегендә үсемлекләрдән алынган һәм синтетик нигездәге яңа дару матдәләре, фосфорорганик кушылмаларның биол. активлыгы тикшерелә. Глаукоманы дәвалауда кулланылучы дарулардан иң элек гамәлгә кертелгән армин препараты беренче тапкыр Казанда синтезлана (1955). И.В.Заиконникова һәм аның кул астындагы хезмәткәрләр дәвалау практикасына 1962 елда кертелгән, токсикологик яктан арминга караганда зыянсызрак нибуфин (дибутилфосфин кислотасының паранитрофенил эфиры) препараты өстендә эшлиләр.

1960 еллардан фосфорорганик кушылмаларның микробларга каршы активлыгын өйрәнү башлана (И.В.Заиконникова, Л.С.Афонская), аларның микроб һәм вирусларга каршы активлык спектры билгеләнә (Г.Ф.Ржевская). Фосфолен һәм 1,1-диметил-3-кетобутилфосфон кислотасы нигезендәге, башлыча үзәк нерв системасына тәэсир итүче препаратлар эшләнә (И.А.Студенцова, В.Г.Дунаев, Р.С.Гәрәев, 1964); аларның көзән җыеруга каршы активлыгы, антихолинэстераза матдәләре белән агулану очракларында антидот буларак куллану мөмкинлеге бирүче үзлекләре ачыклана. Фосфорорганик кушылмалардан кайберләренең спазмалитик, адреналин бүленеп чыгу активлыгын тоткарлаучы үзлекләргә ия булуы дәлилләнә (И.В.Березовская, Г.Ф.Ржевская, Л.Г.Уразаева). Яман шешләргә каршы препаратларны өйрәнү башлана. Тире рагын һәм тиредәге рак алды авыруларын дәвалау өчен цидифос, глицифон (И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев, И.С.Мокринская, Л.Н.Җәләлетдинова, В.И.Романов һ.б.), тәэсир итү спектры гаять киң булган димефосфон (И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев, Р.Х. Хафизҗанова, ТР Дәүләт бүләге, 1994), көндезге транквилизатор буларак мебикар (И.Е.Зимакова, «Татхимфарм­препаратлар» АҖ, Казан) препаратлары тикшерелә. Токсинлылыгы һәм антихолинэстераза активлыгы түбән булган кушылмаларның киң фармакологик тәэсир итү спектрына ия булулары ачыклана (А.Б.Арбузов, А.О.Визель, И.В.Заиконникова, И.А.Студенцова). Әлеге идеянең нәтиҗәлелеге химиклар (А.О.Визель, А.А.Муслинкин, Э.А.Гурылев һ.б.) һәм клиницистлар (В.А.Панкова, В.И.Данилов, М.Ф.Исмәгыйлев һ.б.) катнашында илебездә эшләнгән цидифос, глицифон, димефосфон, мебикар, таспир (И.А.Студенцова, Р.С.Гәрәев, Р.Х.Хафизҗанова, Л.Е.Җиһаншина, А.З.Байчурина һ.б.) кебек оригиналь препаратларның медицина практикасына кертелүе белән раслана. И.А.Студенцова тарафыннан кайбер фосфорорганик эпоксидларның бластомага каршы һәм агулау тәэсире эксперименталь юл белән тикшерелә. Антихолинэнтеразалы булмаган фосфорорганик кушылмалар рәтендәге яңа дару матдәләре эшләнә (А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институтында синтезлана, А.О.Визель). Г.Ф.Ржевская алкогольгә каршы фосфабензид (фосфорильләшкән карбон кислоталары гидразидыннан алынган) матдәсен китереп чыгара. «Даруларны сайлап алу һәм нәтиҗәле куллануның яңа технологиясе — формуляр системасы төзү һәм ТРның сәламәтлек саклау өлкәсендә гамәлгә кертү» хезмәте өчен Л.Е.Җиһаншина, Н.И.Галиуллин, А.Г.Җиһаншин, М.В.Кормачёв ТРның Фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләгенә лаек була (2007).

2012 елда Казанда фармакологларның IV Бөтенроссия съезды уздырыла.

Казан (Идел буе) федераль университетының Фундаменталь һәм клиник фармакология кафедрасында (2011 елда оештырыла) «Россия Федерациясендә фармацевтика һәм медицина сәнәгатенең 2020 елга кадәр һәм алга таба үсеше» Федераль максатчан программасын тормышка ашыру буенча эш алып барыла.

Әдәбият

Студенцова И.А. Антибластомное и токсическое действие некоторых фосфорорганических эпоксидов в эксперименте. К., 1966; 

Зиганшина Л.Е., Студенцова И.А., Заиконникова И.В. Влияние димефосфона на воспалительную реакцию // Фармакология и токсикология. 1988. № 3; 

Зиганшин А.У., Зиганшина Л.Е. Фармакология рецепторов АТФ. М., 1999.

Автор — Р.С.Гәрәев