Эчтәлек

Биографиясе

1925 елның 16 июне, хәзерге Киров өлкәсе Малмыж шәһәре — 1998 елның 5 марты, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1950).

1948–1952 елларда 230 нчы авиация заводында (Казан): мастер, өлкән мастер, цех башлыгы (1951 елдан).

1952–1956 елларда КПССның Казан шәһәр комитетында бүлек мөдире урынбасары.

1956–1985 елларда Казан ясалма күн заводы директоры.

Ластин җитәкчелегендә гамәлдәге цехларны үзгәртеп кору һәм яңа цехлар (40 мең м2) төзү нәтиҗәсендә Казан ясалма күн заводының җитештерү куәте 4 тапкыр арта; автотрактор сәнәгате өчен техник картон һәм аннан эшләнмәләр; поливинилхлорид плёнкалы материаллар; типография плёнкасы, канцелярия һәм көнкүреш товарлары җитештерү оештырыла.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.