- РУС
- ТАТ
Инженер-механик, «Казан оптика-механика заводы» җитештерү берләшмәсе генераль директоры (1987–1994), техник фәннәр кандидаты (1973)
1937 елның 31 мартында Казан шәһәрендә туган.
Казан авиация институтын тәмамлый (1960). Казан моторлар төзү-проектлау бюросында (ОКБ «Союз») эшли: инженер, әйдәп баручы конструктор, баш конструктор урынбасары. 1986–1987 елларда гамәли оптика институты (ГИПО) директоры. 1994 елдан Казан авиация институтының оптик-электрон системалар кафедрасы мөдире.
Аның җитәкчелегендә төрле максатларда кулланыла торган оптик-электрон приборларны серияләп җитештерү эшләнә һәм оештырыла.
Хезмәтләре двигательләр һәм лазер нурланышы генераторларын төзү өлкәсенә карый. Уйлап табуга патенты, 84 авторлык таныклыгы бар.
СССР Дәүләт бүләге бирелә (1984). Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.