- РУС
- ТАТ
1910 елның 14 марты, хәзер Оренбург өлкәсенең Северный районы Кирсановка авылы — 1979 елның 15 июле, Бөгелмә шәһәре.
Бөгелмә педагогия училищесен тәмамлый (1932).
Туган авылында укытучы булып эшли.
1941 елның октябреннән Кызыл Армиядә. 1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 23 нче гвардия мотоукчы бригаданың артиллерия дивизионында (3 нче гвардия танк армиясенең 7 нче гвардия танк корпусы) туп командиры. Брянск, Үзәк һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Киев һөҗүм һәм оборона операциясендә (1943), Житомир-Бердичев, Львов-Сандомир (икесе дә — 1944) һәм Сандомир-Силезия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1945 елның 23 гыйнвар төненә каршы Одер елгасын кичеп, Грошовице торак пункты (Ополе шәһәреннән 5 км көньяктарак, Польша) янындагы сугышта батырлык күрсәтә: укчы подразделениеләргә елга аша кичеп чыгарга булыша, һөҗүм төркеме белән дошманның ут нокталарын юк итә.
1945 елда демобилизацияләнә. Бөгелмә шәһәрендә яши һәм эшли. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;
Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
Автор — М.З.Хәбибуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.