Биографиясе

1921 елның 1 августы, Пенза губернасы, Терновка районы Золоторёвка авылы — 1969 елның 24 июне, Казан.

Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1950), шунда ук эшли, 1961 елдан мәхкәмә медицинасы кафедрасы мөдире. Бер үк вакытта, 1954–1959 елларда, ашыгыч медицина ярдәме станциясе директоры (Казан).

Хезмәтләре странгуляцион асфикция буенча мәхкәмә-медицина экспертизасына карый. Туган вакытта асфикция кичергән балалардагы неврологик үзгәрешләрне һәм аларның физик үсешен өйрәнә.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Бөтенсоюз мәхкәмә табибләре җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе (1961–1969).

Бүләкләр

Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

О физическом развитии детей, перенёсших асфиксию при рождении // Казан. медицина журн. 1965. № 2; 

Судебно-медицинское и клиническое значение постасфиктических состояний. К., 1967; 

Неврологические изменения после асфиксии // Казан. медицина журн. 1969. № 5 (автордаш).