Биографиясе

1949 елның 30 июлендә БАССРның Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында туган.

1973 елда Казан консерваториясен (В.Лазько классы) тәмамлый. 1973 елдан Татар опера һәм балет театры солисты.

1983 елдан Казан консерваториясендә укыта, 1998 елдан вокал сәнгате кафедрасы мөдире, профессор (1998). Укучылары арасында халыкара конкурслар лауреатлары, әйдәп баручы опера театрлары солистлары, концерт бирүче башкаручылар һәм педагоглар (А.Шаһиморатова, А.Гобәйдуллина, Пак Тэ Кюн (Көньяк Корея) бар.

Музыкаль-иҗтимагый һәм музыкаль-мәгариф эшчәнлеге алып бара. РФнең Театр эшлеклеләре берлеге (1980), Татарстанның Иҗтимагый палатасы (2006 дан) әгъзасы.

Халыкара, бөтенроссия һәм төбәкара конкурсларда, шул исәптән М.Глинка исемендәге Бөтенроссия конкурсында, Р.Яхин исемендәге Халыкара камера җырчылары һәм концертмейстерлар конкурсында, Республика «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате телевизион яшьләр фестивалендә, Республика «Җырчы сандугачлар иле», С.Сәйдәшев исемендәге Төбәкара вокалистлар һәм И.Шакиров исемендәге Халыкара татар җырын башкаручылар конкурсларында даими рәвештә жюри әгъзасы була.

Иҗаты

Рус, чит ил һәм татар композиторлары операларында 40тан артык төп партия башкара: Госпожа Зильберкланг («Театр директоры», В.А.Моцарт), Розина («Севилья чәчтарашы», Дж. Россини), Джильда, Виолетта, Дездемона («Риголетто», «Травиата», «Отелло», Дж. Верди), Норина («Дон Паскуале», Г.Доницетти), Маргарита («Фауст», Ш.Гуно), Микаэла («Кармен», Ж.Бизе), Мими («Богема», Дж. Пуччини), Марфа («Патша кәләше», Н.Римский-Корсаков), Татьяна, Иоланта («Евгений Онегин», шул исемдәге әсәр буенча, П.Чайковский), Кар кызы (шул исемдәге әсәр буенча, Н.Римский-Корсаков), Тамара («Демон», А.Рубинштейн), Алтынчәч (шул исемдәге әсәр буенча, Н.Җиһанов), Әлфия («Самат», Х.Вәлиуллин), Галимә («Кара йөзләр», Б.Мөлеков) һ.б.

З.Сөнгатуллина көчле, киң диапазонлы, тәэсирле, үзенчәлекле, «көмештәй» тембрлы тавышка, драматик талантка, югары профессор осталыкка ия.

Җырчының иҗат диапазоны бик киң һәм ул төрле чордагы, стильдәге һәм жанрдагы әсәрләрне, шул исәптән татар халык җырларын («Ал Зәйнәбем», «Сибелә чәчем», «Зөлхиҗә» (башкорт халык җыры), «Олы юлның тузаны», «Дустыма»), татар композиторлары җырларын («Керим әле урманнарга», «Яз чәчәген өзмә минем өчен», Р.Яхин; «Өзелгәнсең сиреньнән», Н.Җиһанов) колачлый. Зур концерт репертуарына ия.

Актив концерт эшчәнлеге алып бара. Опера спектакльләрендә катнаша, соло концерт программалары белән Россия шәһәрләрендә, Бөекбритания, Германия, Ирландия, Литва, АКШ, Төркия, Украина, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария һ.б. илләрдә чыгышлар ясый.

Татарстанның күренекле мәдәният эшлеклеләренә, вокал укыту методикасы мәсьәләләренә багышланган басмалары бар.

Бүләкләре

ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1984). Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият

Хәйруллина З. Опера сәнгате йолдызы // Казан утлары. 1999. № 5.

Гәрәев М. Баш ия чәчәкләр, Җырлашып каршыңда // Сөембикә. 1999. № 7.