Биографиясе

1882 елның 30 декабре, Сембер губернасы, Буа өязе Түбән Задур авылы – 1966 елның 30 апреле, Казан.

Буа мәдрәсәсендә белем ала.

1901–1907 елларда Казан губернасының авыл мәктәпләрендә татар теле укыта.

1908–1918 елларда Казанда «Сабах» нәшриятында эшли, җаваплы вазифалар башкара, бер үк вакытта 1913–1914 елларда «Мәктәп» журналы мөхәррире.

1920–1922 елларда Татсоюз идарәсе әгъзасы.

1923–1929 елларда «Общество взаимного кредита» банкы идарәсе рәисе урынбасары. Шул ук вакытта Әхмәров ерактагы аз җирле татар авылларын Идел яры буенарак (шул исәптән Кызыл Байрак авылына )күчерүне оештыручы һәм башлап йөрүче.

Шәрекъ клубын оештыручыларның берсе.

1912 елдан Әхмәров гаиләсендә татар профессор музыкасына нигез салучыларның берсе С.Сәйдәшев тәрбияләнә.

1929 елда Әхмәров репрессияләнә; 1959 елда аклана.

Фәнни эшчәнлеге

Татар телендә әлифбалар, татар китапларын бастыру тарихына караган хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Мөнтабәгъ әлифба. Казан, 1909.

Матбагачылык тарихы. Казан, 1909.

Тукай һәм Сәйдәш // Казан утлары. 1966. № 4.

Әдәбият

Кәримуллин Ә.Г. Беренче татар китаплары // Казан утлары. 1967. № 5.

Кәримуллин Ә.Г. У истоков татарской книги. Казан, 1971.

Шәрифуллин Ф.Ә. Журналыбызның беренче редакторы (Ш.Әхмәровның тууына 120 ел тулу уңае белән) // Мәгариф. 2002. № 12.