ТАССР Югары Советы Президиумының 1988 ел 12 декабрь Указы нигезендә ТАССРның Табигатьне саклау Дәүләт комитеты буларак оештырыла, ТР ЮСның 1992 ел 25 декабрь карары белән хәзерге исемдәге комитет итеп үзгәртелә.

Әйләнә-тирә табигый мохитне саклау, табигый ресурсларны көйләү һәм алардан файдалану, аларның яңарып торуын һәм экологик яктан куркынычсызлыгын тәэмин итү белән шөгыльләнә. Әйләнә-тирә мохитне саклау (атмосфера һавасын, су ресурсларын, җир ресурсларын саклау һәм калдыкларны утильләштерү, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, әйләнә-тирә мохит мониторингы бүлекләре), дәүләт экология экспертизасы һәм табигатьтән файдалануны нормалаштыру (табигатьтән файдалану һәм табигый ресурсларны торгызу, табигый ресурслар икътисады һәм аларны планлаштыру бүлекләре), административ-финанс (финанс, ревизия, норматив-хокукый көйләү бүлекләре, канцелярия, хуҗалык секторы) идарәләрен, радиоэкологик куркынычсызлык секторын, дәүләт төбәк инспекциясен (2 территориаль идарә һәм 7 төбәк инспекциясе), кече елгаларның су ресурсларын саклау һәм торгызу, төп эшчәнлекне тәэмин итү, аналитик контроль (9 төбәк инспекциясе) махсус инспекцияләрен үз эченә ала.

ТР Президентына, ТР Министрлар Кабинетына (1991 елга кадәр ТАССР, ТССР Министрлар советына), РФнең шундый ук министрлыгына буйсына.

ТР Дәүләт Советының 2001 ел 11 май карары белән гамәлдән чыгарыла, вәкаләтләре Татарстан Республикасы Экология и табигый байлыклар министрлыгына тапшырыла.

Дәүләт комитеты рәисе — А.А.Сидельников (1989–1992), министр — А.И.Щеповских (1993–2001).

Автор – Е.Б.Долгов