5 төре билгеле, Евразия, Төньяк-Көнбатыш Африка, Төньяк Америкада таралганнар.

Татарстан территориясендә бер төре – гади су тургае (C. cinclus) бар. Сирәк очып керүче кош, Казансу һәм Сумка елгаларының яр буенда очрый.

Гәүдәсенең озынлыгы 14-20 см, канат җәеме 30 см, авырлыгы 50-70 г. Кара-коңгырт төстә, муены, түше ак. Каурый капламы бик куе, юешләнми торган. Томшыгы зур түгел, өскә таба бөгелгән. Канатлары кыска, түгәрәкләнгән. Койрыгы туры, кыска. Аяклары көчле, шактый озын. Ерак булмаган араларга түбәннән оча. Яннан керешле шарсыман оясын суга якын җирләрдә: текә ярларда, күпер асларында, ташлар арасында кора. Тимгелле 5 ак йомырка сала. Азык эзләгәндә суга чума һәм су төбендә чабып йөри ала, шундагы вак умырткасызлар белән туклана. Колак һәм борын тишекләренең су керүдән саклаучы тиречел капкачлары бар.