1946 елның 27 августында Казан шәһәрендә туган.

Казан университетын тәмамлый (1974).

1969 елдан (бүленеп) «Советская Татария» газетасында эшли: хәбәрче, бүлек мөдире.

1986 елдан КПССның Татарстан өлкә комитетының матбугат, телевидение һәм радиотапшырулар секторы мөдире.

1989 елдан ТАССРның Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитеты рәисе, 1991 елдан ТРның мәгълүмат һәм матбугат министры.

1993–1998 елларда «Татар-информ» агентлыгы генераль директоры урынбасары.

1998–2011 елларда «Татар иле – Татарские края» гомумтатар газетасы берләштерелгән редакциясенең баш мөхәррире.

ТР Журналистлар берлеге идарәсе рәисе (1992–1995), ТР Өстәл теннисы федерациясе җитәкчесе (1986–2003).

Язмалары Татарстанның социаль-икътисади үсеше, милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә, татар теле проблемаларына, Россия өлкәләрендәге татар диаспоралары милли-мәдәни автономияләре һәм оешмалары эшчәнлегенә багышлана.

Медаль белән бүләкләнә.