Биографиясе

1967 елның 12 июлендә Казанда туган.

Казан театр училищесен тәмамлаганнан соң (1987), Татар академия театры труппасына кабул ителә.

Иҗаты

Иң элек Л.Хәмитова, Гәүһәр («Алмазбулат», Ю.Сафиуллин) һәм Зөһрә («Таһир һәм Зөһрә», Ф.Бурнаш) рольләрен башкарып, лирик героиня буларак таныла. Л.Хәмитова башкаруында яңгыравыклы тавышлы һәм аристократ кыяфәтле йөнтәс эт Чарли («Авыл эте Акбай», Т.Миңнуллин) тышкы рәсеменең үзенчәлекле булуы белән аерылып тора.

Порция («Шейлок», У.Шекспир; Казан Зур драма театры сәхнәсендә куела) һәм Джульетта («Ромео һәм Джульетта», У.Шекспир; Татар академия театры сәхнәсендә куела) образларында актрисаның драматик сәләте гәүдәләнә.

Л.Хәмитова героиняларының характеры вакыйгалар үсешенә бәйле рәвештә, хәрәкәттә, зур эчке темперамент белән ачыла, образның тышкы рәсеменнән үк сәнгатьчәлеге белән аерылып тора. Актриса тугры Көнәкә («Идегәй», Ю.Сафиуллин), Зөбәрҗәт («Ай тотылган төндә», М.Кәрим), купшы Шүрәлия («Җанкисәккәем», Т.Миңнуллин), акыллы, зирәк һәм горур Карачәч («Җирән чичән һәм Карачәч сылу», Н.Исәнбәт) рольләрен образга кереп, ышандырырлык итеп башкара. Вера («Илгизәр+Вера», Т.Миңнуллин), Хәбибә («Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре», М.Гыйләҗев), Гөлҗамал (шул исем. әсәр буенча, Н.Исәнбәт), Чибәр («Кара чикмән», Г.Хугаев), Маша («Өч сеңел», А.П.Чехов), Елена Николаевна («Өзелгән өмет», М.Горький), Фелисьяна («Биюче», Лопе де Вега) образлары пластик рәсемнең үзенчәлеге, рухи байлыгы белән аерылып тора.

Л.Хәмитованың чәрелдек Зойка («Мәхәббәт хатирәсе», Ф.Бүләков), беркатлы һәм хәйләккәррәк Биби («Беренче театр», Г.Камал), Фазилә («Зәңгәр шәл», К.Тинчурин) кебек характерлы рольләре фантазиягә байлыгы, эчкерсезлеге, сәнгатьчә чаралардан кыю файдаланып, истә калырлык итеп башкарылуы белән аерылып тора.

Актриса шулай ук Хатын («Җәйнең бер көнендә», Й.Фоссе), Королева Елизавета («Ричард III», У.Шекспир), Эльвира («Дон Жуан», Ж.-Б.Мольер), Эстрелья («Тәкъдир», П.Кальдерон) һ.б. рольләрне зур уңыш белән башкара.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2019).

Әдәбият

Илялова И. Г.Камал театры артистлары = Артисты театра им. Г.Камала. Казань, 2005.

Авторы – И.И.Илялова